Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым блокадасы

Кырым чигендә 20 сентябрьдән бирле азык-төлек блокадасы алып барган кырымтатар һәм украин активистлары 20 ноябрьдә электр энергиясе блокадасын башлады.

Кырымны блокадалау башланды

Кырымны блокадалау чарасы якшәмбе көндезге 12дә башланды. Чара алдыннан Кырымтатар мәҗлесе Рефат Чубаров, чиктәш Херсон өлкәсе администрациясе вәкилләре, Генически районы җитәкчесе Александр Воробьев катнашында митинг узган. Рефат Чубаров "Блокада мөддәтсез, бәлки бер атна, йә берничә ай дәвам итә ала, бу вазгыятькә бәйле булачак, блокадага Украинаның бер сәяси көче дә каршы чыкмады", диде.

Тәртипне "Херсон" батальоны саклый

Тәртип саклауны “Херсон” ихтыярилар батальоны саклаячагы игълан ителде, алар төрле провокацияләр ихтималына каршы торырга әзер булуларын бәян иткән.

Җәмилев йорты алдында провокация

20 сентябрь Бакчасарайда Мостафа Җәмилев йорты алдында билгесез кешеләр провокация оештырган. Алар Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, Ленур Ислямов турында начар сүзләр кычкырган, аларның рәсемнәре төшкән плакатка йомырка атканнар. Полиция бу төркем эшен бетереп киткәч кенә килгән.

Блокадага каршы протест чарасы

20 сентябрь Акмәчеттә элек АТР каналы урнашкан бина каршында 15-20 кеше җыелып каршылык акциясе үздырды. "Безне тынычлыкта калдырыгыз", "Без шулай яшәргә тәләмибез" дип кычкырып, бу агрессив кешеләр бинага йомыркалар аткан, АКШ байрагын да яндырган. Шул ук төркем элегрәк Җәмилевнең Бакчасарайдагы йорты каршында каршылык чарасы үткергән.

Чонгар чик ноктасында киеренкелек

Юл хәрәкәте ябылган урыннарда киеренкелек туа. Чонгар чик ноктасында булган шундый бер хәл турында ATR каналы хәбәр итә.

Каланчакта йөзләп машина җыелган

Блокада машина йөртүчеләрнең ачуын чыгара
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

20 сентябрь Каланчак чик капкасында йөзләп машина ике чакрым чиратка тезелгән. Блокадага кадәр Кырымга узып өлгермәгән машина йөртүчеләр килеп туган вазгыятькә ризасызлык белдерә.

Чонгарда "Кырым мәйданы" игълан ителде

Чонгарда "Кырым мәйданы" игълан ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

20 сентябрь кырымтатар һәм украин активистлары Чонгар чик капкаларында Кырымга алып баручы юлларны ябып азык-төлек блокадасын башлады. АТР телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов митингта чыгыш ясап "Кырым – ул Украина" шигарен "Кырымсыз – Украина юк" дигән шигаргә алмаштырырга чакырды, "бүген монда Кырым мәйданы башлана" диде.

Каланчакта йөзләгән машина кәрваны

Кырымга азык-төлек блокадасы дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Кырымтатар һәм украин активистлары Украинадан Кырымга азык-төлек алып баручы машиналарны туктатып кире бора. Каланчак чик буе капкасында йөздән артык машина җыелды.

дәвам

XS
SM
MD
LG