Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң яхшы сериаллар рейтингы төзелде


“Дуслар” (Friends) сериалыннан күренеш
“Дуслар” (Friends) сериалыннан күренеш

The Hollywood Reporter басмасы кешелек тарихында яң яхшы 100 телесериал исемлеген булдырды. Исемлек 2,8 мең кеше (экспертлар, актерлар, режиссерлар, продюсерлар) катнашындагы сораштыру нигезендә төзелде.

Исемлектә беренче урынны “Дуслар” (Friends) сериалы алды. Ул эфирга 1994-2004 елларда чыкты, күпсанлы бүләкләр иясе. “Алтын глобус” һәм алты тапкыр “Эмми” премияләрен алган. Бу сериал Нью-Йоркта яшәүче алты дусның гомер итүе турында. Аның соңгы сериясен телевидениедән 60,5 миллион кеше караган.

Икенче урында “Юлдан язу” (Breaking Bad) сериалы (2008-2013). Өченче урынны “Серле материаллар” (“The X-Files”) сериалы алды. Ул 1992-2002 елларда күрсәтелде.

Исемлекнең беренче урыннарында шулай ук “Тәхетләр уены” (“A Game of Thrones”), “Сопрано” (“The Sopranos”) кебек танылган сериаллар бар. Унынчы урында – “Симпсоннар” мультсериалы.

Инглизчә тулы исемлек белән биредә танышып була.

XS
SM
MD
LG