Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

Зәринә Хәсәншина: “Авыл кызлары бүген дә зур сәхнәгә чыга ала”


Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина чит төбәкләрдәге татарлар татарстанлыларга караганда милләткә, телгә кадерлерәк мөнәсәбәттә дип уйлый. Республиканың Балык бистәсе районы Котлы бөкәш авылы кызы бүген дә үз тавышың белән авыл кызларының зур сәхнәгә менәргә мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә.

Сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы 22 яшьлек Зәринә Хәсәншина татар телле радио-телевидениеләреннән еш күренә башлады. Аның әлегә продюсеры да, йолдыз ясаучы үстерүче шоубизнес ширкәтләре дә юк. Ул үз көче, табигый тавышы белән акрынлап-акрынлап тамашачы мәхәббәтен яуларга тырыша. Татарстанда гына түгел, Русиянең төрле почмакларында булырга, читтә яшәүче татарларның карашларын да тоярга өлгергән. Ул башка төбәк-илләрдәге татарлар, татарстанлыларга караганда милләткә, телгә карата кадерлерәк мөнәсәбәттә дип уйлый.

Аның фикеренчә, алар мәдәниятне, җырларны уч төбендә тоткан кебек саклыйлар. Ә Татарстанлылар, андый түгел.

"Чит төбәкләрдә халык җырчыны йотлыгып тыңласа, Татарстанда алай ук булмый. Шулай да, республика тамашачысын мин начар дип әйтә алмыйм. Аллага шөкер, безнең кебек яшь җырчыларны да кабул итә беләләр", ди Зәринә.

Ул үзен "халык җырчысы” дип атый. Репертуарында махсус язылган җырлар булуга карамастан, татар халык җырларына өстенлек бирә.

"Сәхнәгә беренче адымнарымны гына ясыйм. Мине күпләр белеп тә бетермидер, бәлки, кайберәүләр таныйдыр да. Балачакта телевизордан җырчыларның чыгышларын карый идем дә, "мин алар кебек сәхнәгә менә алмам" дип фикерли идем. Тик бу уй үтте", ди яшь җырчы оялу билгеләре күрсәтеп.

Аның башкаруын төрлечә кабул итүчеләр булган. Берәүләр мактаса, икенчеләр тәнкыйтьләргә дә өлгергән.

"Күлмәгеңне озынрак кимәссеңме", дип әйтүчеләр дә очрады. Шулай ук чыгышың, җырың ошады диючеләре дә. Сәхнәгә беренче адымнарын гына ясаучы җырчы буларак, әлбәттә, халык фикеренә колак салу мөһим”, ди ул.

Зәринә татар сәхнәсендә үсеш сизә икән. Моңарда ул Татарстанның мәдәният министрлыгының да тырышлыгын күрә. XX гасыр җырларының бүгенге көндә дә популяр булуларын ул әле аңлый алмый.

"Элекке вакытта әллә җырчылар аз булганмы, әллә җырларымы - алар колакка сеңеп калган. Үземнең балачакны искә алсам, ул чор попса җырлары минем хәтердә түгел. Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов репетуарыннан гына берничәсе истә", дип хәтерен барлап алды.

Зәринә Хәсәншина татар телле авыл кызы булуы белән горурлана. Шулай да, бүген теләсәң дә, теләмәсәң дә сөйләм русчалы, татарчалы, шәһәрләшүен яшерми. Татар милләтеннән булуы белән горурланып, татарлар кунакчыл, сәнгатьне аңлыйлар һәм яраталар, дип йомгаклады фикерләрен яшь җырчы.

XS
SM
MD
LG