Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны блокадалау кырымтатарларга нигә кирәк?


Кырымтатар активистлары Чонгар чик ноктасында юлны яба
Кырымтатар активистлары Чонгар чик ноктасында юлны яба

Мәҗлес лидерлары әзерләгән һәм 20 сентябрь башланган Кырым блокадасы күпме дәвам итәр – билгесез. Бу чара кырымтатарларга нәрсә бирә? Ни өчен Украинаның рәсми органнары үзләре мондый адымны ясамады? Бу сораулар бүген бер кырымтатарларны гына борчымый.

Украина башка илләрдән Русиягә карата санкцияләрне көчәйтүне сораганда шул ук Украинадан Кырымга (мәҗлес рәисе Рефат Чубаров матбугат чараларына әйтүенчә) бу елның биш аенда гына 475 млн доллар күләмендә тауар әйләнеше булган.

Кырымтатар мәҗлесенең элекке рәисе Мостафа Җәмилев исә Украина Кырымны оккупацияләгән оккупантларны ашатырга тиеш түгел, бу – оккупант илнең эше дип саный. Украинадан Кырымга китерелгән азык-төлек белән Кырымда урнашкан Русия хәрбиләрен ашаталар, тагын бер өлеше Кырымнан Краснодар өлкәсенә бер түләүсез чыгарылып, Русия төбәкләрендә тагын да кыйммәт бәягә сатыла. Мондый “сәүдә” схемалары белән эшләнгән акчалар Кырымда кырымтатарларны кыйнаган, үтергән “самообороначыларга” эш хаклары түләү өчен кулланыла, диде ул.

Блокаданы оештырып мәҗлес лидерлары бер гаепсез иректән мәхрүм ителгән украин һәм кырымтатар сәяси тоткыннарын азат итүне, Украина парламенты кабул иткән “Кырымда ирекле икътисади зона” хакында канунны көчтән чыгаруны, кырымтатар һәм украин мәгълүмат чараларына Кырымда эшләргә комачауламау, журналистларга басымны туктату, Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровка, шулай ук активистлар Исмәт Юксель һәм Синавер Кадыровка Кырымга керүне тыю карарын гамәлдән чыгару кебек таләпләр куйдылар.

Болар әлбәттә зарур, ләкин локаль таләпләр дияргә мөмкин. Төп мәсьәлә исә Кырымны деоккупацияләү, аны Украина юридикциясенә яңадан кайтару мәсьәләседер. Моның өчен Кырым мәсьәләсен яңадан дөнья күләмендә дискуссиягә чыгару мөһим. Оештырылган блокада Кырым мәсьәләсен мондый дәрәҗәгә күтәрә алырмы-юкмы, вакыт күрсәтер.

Кырым мәсьәләсе – кырымтатар милли мәсьәләсе

Соңгы бер елда Кырым мәсьәләсенең Украина, дөнья күләмендә көн тәртибеннән төшеп барганы күзәтелә. Кырымтатарлар өчен Кырым мәсьәләсен төп, стратегик мәсьәлә итеп күтәрү һәм күрсәтү кырымтатарларның мәсьәләсен гадел хәл итүгә тиң, ләкин Донецки, Луһанскида сугыш барганда Киев Кырым мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә игътибар итә алмый. Бу – объектив сәбәпләрнең берсе.

Кырымтатар активистлары Чонгар чик ноктасында юлны яба
Кырымтатар активистлары Чонгар чик ноктасында юлны яба

Мәскәү исә форсаттан файдаланып Кырымда үз позицияләрен төрле яктан көн саен ныгыта бара, үз тәртибен урнаштыра. Кырым рәсмиләренең төрле чыганакларда хәбәр иткәннәренә күрә, 2014 елдан башлап төрле урыннардан килеп Кырымда инде 200 мең кеше урнашкан икән. Билгеле, болар кырымтатарлар түгел һәм бу саннар кырымтатарлар файдасына түгел. Әлбәттә, урнашканнар арасында Русия хәрбиләре дә, Донецки, Луһанскидан да шактый.

Украинаның югары җитәкчелеге, сәяси көчләре исә декларатив рәвештә “Кырым – ул Украина” диюдән туктамасалар да, гамәлдә бу юнәлештә күзгә күренгән эш эшләмиләр һәм иң мөһиме – бу мәсьәләдә анык бер стратегия дә күренми. Кырым мәсьәләсе Мински аңлашуларына да ни өчендер кертелми калды.

Ә бит Донецки, Луһански хәлләре Кырымнан башланды. Ул вакытта да Киевның Кырым аннексиясенә тиешле җавап бирмәве Донбасстагы вазгыятькә китерде. Бүгенге көндә янә Кырым мәсьәләсе Донбасстагы хәлләр кебек көн тәртибенә куелмый кала.

Мински сөйләшүләрендә катнашкан Украинаның элекке президенты Леонид Кучма: ”Кырым мәсьәләсе – ул озак уйный тораган пластинка”, диде Киевта узган YES саммитында. Украинаның беренче президенты Леонид Кравчук та: “Кырым – елларга сузылачак мәсьәлә”, дигән иде. Шул ук саммитта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Русиягә карата санкцияләрне шулай көчәйтергә кирәк ки, Путин тирәсендәге олигархлар аның бүлмәсенә йөгереп кереп аның бер урынынан тотсыннар да, болай мөмкин түгел дип аңлатсыннар, дигән иде.

Шуны да күзәтергә мөмкин – дөнья, Украина һәм Русия Кырымның асаба халкы – кырымтатар халкының тәкъдире белән хисаплашмый икән, Кырым мәсьәләсе кырымтатар халкының милли көрәш мәсьәләсенә әверелә ала. Башланган блокада моның бер билгесе була ала.

XS
SM
MD
LG