Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Театр төне узды


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

19 сентябрь республикада Театр төне үтте. Чараларда тамашачылар актерлар һәм сәхнә арты белән танышты, фотога төште.

Театр төне Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланды. Ул чараларда тамашачыларга актерлар һәм сәхнә арты белән танышу, фотога төшү мөмкинлеге тудырылды, мәдәни чаралар, уеннар, төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Театрлар төне башкаладагы 53 мәйданда оештырылды, анда 70тән артык иҗат төркеме катнашты. Башкортстанда барлыгы ике меңнән артык иҗат төркеме чыгыш ясады, мәдәни чараларны җәмгысе 40 меңнән артык кеше карады.

Актер Хаҗиевлар гаиләсе
Актер Хаҗиевлар гаиләсе

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында чаралар бина каршындагы мәйданда башланды. Анда әкият персонажлары балаларга төрле уеннар, бәйгеләр оештырды. Аннан соң театрда әкият-шоу күрсәтелде, балалар өчен “Самрау” дип исемләнгән театр студиясен ачу чарасы узды. Театр каршындагы Арыслан Мөбәрәков һәйкәле яныда “Ил язмышы – ирләр иңендә” исемле шигъри-музыкаль кичә үтте.

Спектакльдән өзек
Спектакльдән өзек

Башкала татарлары Театр төнен “Нур”да уздырды. Чара театр актерларының тамашачылар алдыннан кызыл келәмнән узулары, танышу белән башланды.

Аннан бинаның икенче катында балалар өчен уеннар, бәйгеләр оештырылды. Төрле әкият геройлары балаларның күңелен күрде.

Кечкенә тамашачылар
Кечкенә тамашачылар

Театр төне зур залда мәдәни чаралар белән дәвам итте. Анда театр актерлары тамашалардан өзекләр күрсәтте, алар җыр һәм биюләр белән үрелеп алып барды. Кайбер чыгышлар урыс телендә ясалды. Балаларны уйнату да урыс телендә барды. Моны оештыручылар чараларда телне белмәүчеләр дә катнашуы белән аңлатты.

Театр төне һәр китапханә, мәйдан, парк, сәүдә һәм ял үзәкләрендә дә оештырылды.

XS
SM
MD
LG