Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:01

Башкорстанда аюлар малларга һөжүм итә


Архангел районындагы авылларда сыерларны һәм умарталарны юк итәләр.

Сентябрь башыннан республиканың Архангел районында көрән аюларның йорт хайваннары һәм умарталарга һөҗүм очраклары теркәлә. Ул хакта Башкортстан экология министрлыгының хайваннар дөньясын саклау дәүләт инспекторы Юрий Кириллов белдерде.

"Әлегә өч очрак турында беләбез. Ике авылда аюлар сыерларга һөҗүм итте. Тагын берничә салада хайран гына умарта юк ителде", дип хәбәр итте Кириллов.

Аның фикеренчә, аюларның урманнан авылларга чыгуы ризыкның җитмәвенә бәйле. Быел аеруча имән чикләвеге уңмаган икән.

Хәзер алга таба куркынычны киметер өчен, аюларга ау игълан ителде. Әлегә бер генә аюның юк ителгәне турында хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG