Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Мәскәүдә яңартылган Җәмигъ мәчет ачылды


Бүген Мәскәүдә яңартып төзелгән Җәмигъ мәчет ачылды. Тантанага Русия, Татарстан, Төркия, Фәлестин җитәкчеләре, күп санда мәртәбәле кунаклар килде.

23 сентябрь көнне, мөселман дөньясы Корбан бәйрәменә әзерләнгәндә Мәскәүдә яңартып төзелгән Җәмигъ мәчет ачылды. Ул Русия башкаласындагы иң зур мөселман гыйбадәт йорты булачак.

Ун елга сузылган төзекләндерүдән соң Корбан бәйрәме алдыннан Мәскәүдә ачылган Җәмигъ мәчете комплексының мәйданы 20 тапкырга артып, хәзер 19 мең дүрткел метр тәшкил итә. Мәчет Европадагы иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе. Анда берьюлы 10 мең мөселман намаз укый алачак. Манараларның биеклеге 78 метрга җитә, 48 метр биеклектәге гөмбәз алтын белән йөгертелгән.

Мәчет ачылышында Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров

Мәчет ачылышында Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров

Рәсми мәгълүматларга күрә, мәчетне төзекләндерү 170 миллион долларга төшкән. Иң күп булышучыларның берсе – бизнесмен Сөләйман Керимов. Мөфтиләр шурасы мәчет ачылышына махсус Алтын китап булдырган. Анда төзекләндерүгә ярдәм иткән дистә меңнәрчә кешенең исеме язылган.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тантанада: "Җәмигъ мәчете – безнең иманыбызның һәм берлегебезнең символы", дип белдерде. "Мәскәүдә Җәмигъ мәчете Русиядә һәм башка илләрдәге халыклар арасында тынычлык урнаштыруга ярдәм итәчәк" дип тә өстәде ул.

Мәчет ачылышына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия президенты Владимир Путин да килде. Тантанада Төркия һәм Фәләстин лидерлары Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Мәхмүт Аббас, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм башка түрәләр дә катнашты.

Мәчет ачылышы Пушкинның Коръәни Кәрим тәэсирендә язган шигыре белән башланды. Аннан соң Коръән сүрәләре укылды.

Равил Гайнетдин зур кунакларга яңартып төзелгән мәчетне күрсәтә

Равил Гайнетдин зур кунакларга яңартып төзелгән мәчетне күрсәтә

Равил хәзрәт Гайнетдин Русиянең 20 миллионлы Мөхәммәт өммәте исеменнән котлады. Ул Русия тарихында беренче тапкыр Владимир Путинның Русияне мөселман иле дә дип атаганын искә төшерде.

Гайнетдин шулай ук Русия Федерациясен Русия империясе, Борынгы Киев Русе дәвамчысы булган кебек, Болгар ханлыгы һәм Алтын Урданың дәвамчысы да дип әйтә алабыз диде. Мәскәүдә Җәмигъ мәчетнең яңартылган бинасы ачылу барлык мөселманнар өчен дә яхшы хәбәр диде Равил Гайнетдин.

Ул шулай ук мәчетнең ике манарасыннан берсе Мәскәү кирмәненең Спасс манарасына охшатып ясалса, икенчесе Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасына охшатып ясалды, диде. Яңартылган мәчетнең шундый тантаналы итеп ачылуы халыклар дуслыгын ныгытуга, Русиядә исламның тагын да көчәюенә китерсен иде, диде Гайнетдин

Тантана алдыннан мин Равил хәзрәттән "Дулкынланасызмы?" дип сорадым. "Бик дулкынланам – диде ул, – ләкин бирегә киләчәк президентлар, дәүләт башлыклары булганга дулкынланмыйм, алар без төзегән протокол нигезендә әшләячәк. Мин эшләнгән эшебезне халыкка күрсәтү алдыннан, Аллаһы Тәгалә алдында дулкынланам. Күпме сүзләр ишетергә туры килде әле бу көнгә килеп житкәнче. Ләкин Аллаһка таянып без бу эшне башкарып чыктык, диде хәзрәт.

Мәчеткә нигез салучы Салих Ерзин һәм башкаларның исемнәре кайда да булса чагылыш табармы дигән сорауга Равил хәзрәт: "Безнең Җәмигъ мәчетебез исемен үзгәртмәде. Ул шулай ук Жәмигъ мәчет. Ул шул ук урында. Ул бары тик үзгәртелеп, киңәйтелеп кенә төзелде. Салих Ерзин исеме тактаташларда язылган инде. Без аларны да ачачакбыз. Шулай ук мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләрнең исемнәре язылган тактаташ та әзер инде”, диде.

Мәчет ачылышында Владимир Путин чыгыш ясый

Мәчет ачылышында Владимир Путин чыгыш ясый

Путин үзенең чыгышында Русиядә традицион исламга игътибарны арттырырга кирәк, шул програмга нигезләнгән ислам дини уку йортлары ачарга кирәк, диде. Казанда Болгар ислам академиясе ачу турындагы карар инде кабул ителгән диде Путин. Яшьләрне традицион ислам кысаларында тәрбияләргә кирәк, диде ул һәм килгән халыкны яңартылган мәчетнең ачылышы белән дә, тиздән башланачак Корбан бәйрәме белән дә котлады.

Мәчетнең матурлыгына хәйран калган кунаклар мәчет бизәлешендә татар орнаментлары кулланылганына аерым игътибар иткәннәрен әйттеләр. "Татар халкы яшәгән һәр жирдә мәчет барлыкка килгән. Аның янында мәдрәсәсе барлыкка килгән. Ул матур традиция булган. Хәзер инде мәчетләр төзелә. Ләкин анда гөрләтеп татар кешесе дә йөрсен иде, диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Бәйрәмдә шулай ук Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә бар иде. "Бик мәһабәт, матур мәчет булган. Тарихыбызны хәтерләтә. Болгарны да хәтерләтә. Ләкин мәчетләрнең матурлыгы аның эчендәге иман ияләре белән билгеләнә бит. Шулай булса да, шушындый зур Мәскәүгә дүрт кенә мәчет бик аз, милләттәшләр йөрсен иде мәчеткә, мәчет бит җәннәт капкасы" диде Тәлгать Таҗетдин.

Тантанада АКШның Мәскәүдәге илчесе Джонн Теффт та катнашты һәм аның Җәмигъ мәчет сурәтендә төшкән фотосын АКШ илчелеге Twitterга #НеФейк, #NotFake, ягъни ялган түгел дигән хэштеглар белән чыгарды.

Русия телевидениесе узган атна ахырында Теффтның Мәскәүдәге оппозиция митингында катнашуы турында ялган фото күрсәткәннән соң бар дөньяда АКШ илчесе шаян ялган фотолар йолдызына әверелгән иде.

Чакырылган түрәләрнең мәчет ачу тантанасы уздыруын зур бәйрәмгә дип җыелган гади мөселманнар рәшәткә аша гына күзәтергә мәҗбүр булды. Күрәсең, Русиядә гади халыкны түрәләр булган урынга якын җибәрмәүгә корылган гадәти иминлек чаралары.

Мәчет эчендә берничә каттан торган намаз бүлмәләре бар. Анда ислам музее да эшләячәк, 110 урынлы конференция залы да бар.

Мәчетнең зур намаз залында эленеп торган алты метрлы бәллүр лампа Төркиядә әшләнгән. Барлык яктырткычларның да Төркиядә эшләнгәнен әйттеләр. Зур люстра лампаны ясауда 500 кеше катнашкан. Алар бәллүр бизәгечләрне ярты ел буе жыйганнар.

Мәчетнең тарихына карасак, әле ерак 1894 елда имам Бәдретдин Алимов Мәскәүнең төньягында яңа мәчет салу турында рөхсәт алу мәшәкатьләре белән йөри башлый. Күп төрле хатлардан соң хакимият бу мәчетне салырга рөхсәт бирә. Һәм 1902 елда Выползов тыкрыгынадагы хосусый җирне касыйм татарлары булган өч эшкуар – Байбеков, Акбулатов һәм Бакиров 35 мең сумга сатып алалар.

Мәскәү Җәмиг мәчетендә төзелеш эшләре, 2010 елның октябре

Мәскәү Җәмиг мәчетендә төзелеш эшләре, 2010 елның октябре

Мәчет төзелешен тумышы белән хәзерге Рязан өлкәсенең Әзиево авылыннан булган данлыклы эшкуар Салих Ерзин алып бара. Һәм 1904 елда Җәмигъ мәчет төзелеп бетә.

Мәчет ХХ гасыр башы татар мәчетләре үрнәгендә салына. Намаз залы 800 кеше сыйдырышлы була. Бәйрәмнәрдә меңнән артык кеше мәчет эчендә намаз укый алган.

Мәчетнең беренче имамнары булып Түбән Новгород өлкәсенең билгеле ишаннар нәселеннән булган Бәдретдин Алимов һәм аның улы Сафа Алимов әшли.

Ул Мәскәүдә совет чорында бер генә көнгә дә ябылмаган бердәнбер мәчет була. Мәчет диварлары Ризаәтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев һәм татар милләтенең башка данлыклы дин әһелләрен хәтерли торгандыр.

Мәскәү мәчетләре

Русия башкаласында барлыгы ике миллионнан артык мөселман яши дип санала. Аларга шәһәрдә нибары дүрт мәчет бар. Шул сәбәпле мөселман бәйрәмнәре вакытында халык елның төрле фасылында, һава торышы нинди булуга карамастан, асфальт өстенә намазлык җәеп намаз укырга мәҗбүр.

Азатлык Мәскәүдәге мәчетләр белән якыннанрак таныштыра.

Тарихи мәчет (1823)
Зур татар урамы, 28. (Новокузнецкая метросы)

Тарихи мәчет

Тарихи мәчет

Мәскәү тарихи мәчете 1823 елда төзелгән, Мәскәүдәге беренче мәчет. Зур Татар урамында урнашкан. 1939 елда мәчет манарасын сүтәләр. Совет вакытында мәчет бинасы военкомат, типография, завод эшчеләре йорты булып хезмәт итә.

1990нчы еллар башында җирле мөселманнар мәчетне кире кайтаруны таләп итә.1991 елда мәчет рәсми рәвештә мәхәллә кулына кайтарыла, ә 1993 елда тантаналы рәвештә ачыла. Шул еллардан алып бүгенге көнгә кадәр эшләп килә.

Җәмигъ мәчет (1904)
Выползов тыкрыгы, 7 (Тынычлык проспекты метросы)

Җәмигъ мәчете

Җәмигъ мәчете

Мәскәү җәмигъ мәчете (Икенче Мәскәү мәчете) - Мәскәүдә иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәскәү мөселманнары берлеге символы булып тора. 1904 елда Салих Ерзин акчасына төзелә.

2005 елда мәчет тирәсендә озакка сузылган төзелеш эшләре башланды. Иске мәчет урынына яңасын салырга Дагыстан бае Сөләйман Кәримов акча бүлеп бирә. 2011 елның 11 сентябрендә үзгәртеп кору сылтавы белән мәчет тулысынча диярлек сүтелә.

Мемориал мәчет (1997)
Минская урамы, 2Б (Җиңү паркы метросы)

Мемориал мәчет

Мемориал мәчет

Мемориал мәчете Мәскәүнең көньяк-көнбатышында 1995-1997 елларда төзелде. Икенче дөнья сугышында һәлак булган мөселман яугирләре истәлегенә төзелгән мәчет.

Мәчетнең төзелешенә каршы чыгучылар да булды. Шуңа да карамастан ул төзелеп бетте.

Әлеге мәчеттә беренче бәйрәм намазы 1997 елның сентябрендә укылды.

Ярдәм мәчете (1997)
Хачатурян урамы, 8 (Отрадное метросы)

Ярдәм мәчете

Ярдәм мәчете

Ярдәм мәчете Мәскәүдә иң соңгы булып төзелгән гыйбадәт йорты. Ул Мәскәүнең төньягында Хачатурян урамында урнашкан.

Бу мәчетнең төзелеше 1996 елда башланды һәм ул бик кыска вакытта төгәлләнде.

Мәчет 1997 елның сентябрендә Мәскәүнең 850 еллыгына ачылды.

Мәскәү мәчетләренең урнашу урыннары

Мәскәү мәчетләре харитасы

Мәскәү мәчетләре харитасы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG