18-19 сентябрь көннәрендә "Казан-Арена" стадионы алдында агач егу осталыгы буенча Русиянең өченче чемпионаты оештырылды. Ярышларда Русиянең төрле төбәкләреннән 27 һәм Беларустан бер такым катнашты. Һәр такым дүрт профессионал һәм бер яшүсмер урман кисүчедән торды. Татарстан әлеге беренчелектә ике такым белән ярышты.
Урман кисүчеләр башта төз агачны тигез итеп кисеп тиешле урынга аударуда ярышты. Аннан соң киселгән агачны тигез итеп кисүдә көч сынашты.
Барлык ярышлардан соң такымнар арасында җиңүчеләр ачыкланды. Чемпионатта беренче урынны Карелия, икенче урынны Татарстан һәм өченче урынны Чуашстан такымы алды.
Җиңүчеләр 2016 елда Польшада узачак урман кисү 32нче дөнья чемпионатында Русияне вәкиллек итәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, Казан, 2018 елда урман кисү дөнья чемпионатын үзендә уздыру өчен ярышларны оештыру комитетына мөрәҗәгать иткән иде.