Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Русия гаскәрендә һәлак булган татар егетләрен искә алдылар


Тимур Мөхетдинов
Тимур Мөхетдинов

Төмәндә Тимур Мөхетдинов һәм Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган мини-футбол турниры узды. Өлкәнең Татарлар конгрессы оештырган турнирда дүрт такым катнашты. Алар Төмән өлкәсе Татарлар конгрессы кубогы өчен көрәште.

Турнирга Раушан белән Тимурның әниләре – Гөлфирүз Абдуллина һәм Нина Мөхетдинова да килгән иде. Абдуллина "Ватан алдындагы бурыч – безнең өчен намус эше. Раушанның туганнан туганы да абыйсының батырлыгын күреп армиягә хезмәт итергә китте" дип белдерде.

Раушан Абдуллин армиядә хезмәт иткән вакытта Көньяк Осетиядә һәлак була. 2008 елның 8 августында ул Грузия танклары белән атышкан вакытта каты яралана һәм кан югалтудан үлә.

Төмәндә туып үскән милиция майоры Тимур Мөхетдинов исә 2010 елның 23 октябрендә Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә һәлак була. Ул шартлаткыч маддәләр төялгән УАЗ машинасын туктатырга тырыша, нәтиҗәдә машина шартлап, Мөхетдиновны да юк итә.

Икесенә дә Русия герое исеме бирелә. Төмәндә Раушан Абдуллин исемен йөртүче урам бар. Төмән өлкәсе Ямбай авылында Тимур Мөхетдиновка багышланган истәлек тактасы урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG