Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият Азюрка мәктәбен мәхкәмәгә бирү белән яный


Кызлар яулыкларын артка бәйләргә теләми.
Кызлар яулыкларын артка бәйләргә теләми.

Мордовиянең Азюрка авылында ата-аналар укучы кызларның мәктәпкә яулыкны арттан бәйләп йөрүенә каршы чыккан. Хакимият вәкилләре мәктәпне мәхкәмәгә бирү белән янаган.

16 сентябрьдә Мордовиянең Азюрка авылында узачак җыен турында Азатлык хәбәр иткән иде. Җыенга республика хөкүмәтеннән, мәгариф министрлыгыннан, Ромодан район хакимияте, мәгариф идарәсе мөдире, депутатлар, көч структуралары вәкилләре килгән. Азюрка авылындагы җәмәгатьчелектән 60-70 кеше булган.

Мәктәпне багучылар шурасы рәисе Рафик Әхмәтов сүзләренчә, җыенга авылдан нигездә укучы кызларның ата-аналары килгән.

“Район хакимияте башлыгы килгән халык белән бик дорфа сөйләште. Без сезнең җайны җайлап утырырга җыенмыйбыз, республика карарын үтәргә кирәк, диде.

Халыкның мондый дорфалыктан соң ачуы чыкты. Алар шулай ук район башлыгына хастаханә ябылды, салым хезмәте, хәрби коммисариат башка районда, ашыгыч ярдәм машинасы 2-3 сәгатьтән соң гына килеп җитә дигән дәгъваларын белдерде. Ике яклы шундый каршылыклы сөйләшүдән соң, ата-аналар җитәкчелек таләпләре белән ризалашмады. Хакимият вәкилләре яулыкны артка бәйләргә таләп иткән иде.

Нәтиҗәдә алар мәктәпнең 5-11 сыйныфларының лицензиясен алу өчен мәктәпне мәхкәмәгә бирәчәген әйтте. Мәктәпне ябу-япмау аннары бездән түгел, мәхкәмә карарыннан торачак, диделәр. Алар мәктәпнең җитешсезлекләре турында карар әзерләгән. Имеш балаларга кул-бит юу урыннары җитми, кайбер сыйныфларда укучылар саны тиешеннән күбрәк дип язганнар. Бик көлкеле җитешсезлекләр. Ул бит хакимиятнең эшләп бетермәгәнлегеннән барлыкка килгән җитешсезлекләр.

Кайберәүләр Аллаһ ни язган булса шул булыр, яулык салдыруга сәбәпче булмыйбыз диде. 360 укучыны ничек мәктәпсез калдырмак кирәк?", ди Әхмәтов.

Мәктәп ябылган очракта укучыларның кайда белем алачакларын ул ачык кына әйтә алмады.

“Кайбер ата-аналар без дә 3-4 сыйныф кына укыдык, кызларга да шулай җитәр ди. Мондыйлар, әлбәттә, азчылык инде. Аларны яулыклар белән башка мәктәпкә алмаячаклар бит”, ди Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG