Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә октябрьдә узачак ара җанисәпкә әзерлек башланды


Башкортстанда кече җанисәпкә әзерлек башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00

Башкортстанда да ара җанисәпкә әзерлек бара

Соңгы тапкыр Бөтенрусия җанисәбе 2010 елда булса, киләсе тапкыр ул 2020 елда алыначак. Быелгы ара җанисәптә халыкның 1,7%ы гына катнашачак.

Октябрьдә узачак әлеге ара җанисәп ике зур җанисәп арасындагы күрсәткечләрне ачыклар өчен үткәрелә. Кампаниягә 6 мең сорау алучы җәлеп ителә. Алар 2,5 млн. кешене сораштырачак.

Быелгы җанисәптә Русиянең барлык төбәкләре дә катнаша. Респондентлар 28 сорауга җавап бирергә тиеш була. Сораулар арасында җенес, яшь, гаилә хәле, гражданлык, ана теле, милләт турындагы сораулар да бар.

Тел мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. Әйтик, "Ана теле дип кайсы телне саныйсыз?" дигән сорау белән бергә "Көндәлек рәвештә кайсы телдә сөйләшәсез?" дигән сөаль дә булачак.

2010 елда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәсенә күрә, Русиядә 5 млн 310 мең татар һәм 1 млн 584 мең башкорт яши. 2002 ел белән чагыштырганда, татарлар саны 224 меңгә, башкортлар саны 89 меңгә кимегән.

XS
SM
MD
LG