Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры "Галиябану" әсәренең унынчы куелышын тәкъдим итә


Гүзәл Гөлвердиева Галиябану ролендә
Гүзәл Гөлвердиева Галиябану ролендә

Камал театры әлеге классик әсәрнең яңа куелышын 3 октябрьдә тәкъдим итәчәк.

Бу юлы спектакльне режиссер Илгиз Зәйни куя. Галиябану белән Хәлил рольләрен Гүзәл Гөлвердиева белән Фәннур Мөхәммәтҗанов башкара.

Илгиз Зәйни сүзләренчә, спектакльдә темп һәм ритм тизлеге югары булачак. Шулай ук, ул әлеге пьеса бүген дә актуаль дип саный һәм моннан бер гасыр элек язылган әсәрнең заманча яңгырашы барлыгын исбатларга җыена.

"Галиябану" драмасын Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Әсәр сәхнәгә беренче тапкыр 1918 елда куела. Ул вакытта аны Габдулла Кариев куя.

Яңа спектакль "Галиябану" драмасының Казанда унынчы куелышы булачак.

XS
SM
MD
LG