Accessibility links

Кайнар хәбәр

Савченко эше тикшерелгән мәхкәмә утырышына журналистлар кертелмәгән


Журналистлар мәхкәмә тыңлауларын башка бинадан видеотрансляция аша күзәтә.

Ростов өлкәсенең Донецки шәһәр мәхкәмәсендә украин хәрбие Надежда Савченконың эше тикшерелә. Ул Донбасста Русия журналистларын үтерүдә гаепләнә.

Бүгенге мәхкәмә утырышы ачык булуга карамастан, анда журналистлар кертелмәде. Алар видеотрансляция оештырылган күрше бинада утыра.

Мәхкәмә залының күп урыннарын казаклар алган. Бина каршында Донбасс сепаратистлары байракларын тотучыларның ялгыз пикетлары уза.

Савченко утырыш алдыннан тагын бер тапкыр үзенең гаепле түгеллеген һәм мәхкәмәгә ышанмавын әйтте.

Мәхкәмә барышында җинаять эше нигезендә 39 томны өйрәнү, һәлак булган журналистларның туганнарын, шаһитләрне һәм экспертларны тыңлау каралган.

Савченко адвокаты Николай Полозов фикеренчә, әлеге процесс "бик тиз" узачак һәм инде октябрь азагында мәхкәмә үз карарын чыгарачак. Элегрәк икенче адвокат Илья Новиков украин хәрбиенә хөкем карары инде язылган һәм аның бик кырыс булачагын әйткән иде. Адвокатлар Русия мәхкәмәсендә җиңүгә ирешергә өметләнми, әмма халыкара җәмәгатьчелек басымына исәп тота. Новиков сүзләренчә, дипломатик басым "иртәме-соңмы" артачак һәм ахыр чиктә Савченконы азат итәчәкләр.

XS
SM
MD
LG