Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Кремльнең сепаратистлар җыены татарларга ябык булды


Узган якшәмбедә Мәскәү үзәгендәге "Президент-отель" кунакханәсендә "Милләтләр диалогы. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы һәм күпкотыплы дөнья кору" дип аталган конференциягә татар вәкилен кертмәгәннәр.

"Русиянең глобальләшүгә каршы хәрәкәте" оештырган бу чараны уздыру өчен Русия президенты Владимир Путин карамагында эшләүче һәм хәрби-патриотик проектларны финанслап килүче Дәүләт хәйрия фонды ике миллион сум биргән. Конференция милләтләрнең бәйсезлек хокукы дәүләт чикләренең кагылгысызлыгы принцибыннан өстенрәк булуын ассызыклады.

Русия ягыннан төп чыгыш ясаучылар буларак глобальләшүгә каршы хәрәкәт башлыгы, "Русия офицерлары" берлегенең президиум әгъзасы Александр Ионовтан тыш "Родина" фиркасенең президиум әгъзасы Федор Бирюков һәм Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Георгий Федоров катнашты.

Җыенда Техас, Пуэрто-Рико, Һавай, Каталония, Шотландия, Ирландия, Венеция, Көнбатыш Сахара һәм Төньяк Корея һәм Украина сепаратистлары катнашты.

27 сентябрьдә узачак төбәк сайлавына әзерләнүче Каталония вәкилләренә аеруча зур игътибар булды. Әгәр сайлауда "Әйе" өчен бергә" дип аталган, Каталониянең тулы бәйсезлеге өчен көрәшүче коалиция җиңеп төбәк парламентында күпчелекне алса, икенче көнне үк Испаниядән аерылу эшен башлап җибәрәчәген белдерде.

Конференциядә шулай ук Путинның Украинадан зур гына җирләрне яулап алып анда Новороссия исемле яңа дәүләт оештыру идеясен хуплаучы, әмма әлегә Донецки һәм Луһански өлкәләренең кечкенә өлешләре белән генә чикләнергә мәҗбүр булган сепаратистлар да катнашты.

Мөхәммәт Миначев һәм Рәфис Кашапов, 2012 елның гыйнвары

Мөхәммәт Миначев һәм Рәфис Кашапов, 2012 елның гыйнвары

Ә менә татар вәкилен конференциягә кертмәгәннәр. Мәскәүдә яшәүче татар активисты Мөхәммәт Миначев сепаратистлар җыенына үз тәкъдимнәрен әзерләп барган булса да, аны ишек төбеннән борып җибәргәннәр.

"Мин анда Татарстанның бәйсезлек омтылышы турында сөйләргә дип тә бармаган идем. Бары Русиянең исемен Алтын Урда дип үзгәртергә чакырмакчы идем. Хәзерге Русия Алтын Урда җирләрендә урнашкан бит. Исем үзгәртү, бәлки, Көнбатыш чикләүләреннән котылырга ярдәм итәр иде" диде Азатлыкка Мөхәммәт Миначев.

Алексндр Ионов

Алексндр Ионов

Конференцияне оештыручы "Русиянең глобальләшүгә каршы хәрәкәте" җитәкчесе Александр Ионов сүзләренә караганда, татар сепаратистларын глобальләшүгә каршы сепаратистлар белән бутарга ярамый.

Бу турыда Британиянең "The Guardian" газеты менә нәрсә яза:
"Соңгы арада Русия хөкүмәте 2013 ел ахырында Путин имзалаган сепаратизмга каршы канун нигезендә активистларны бастырып килә.

Узган атнада татар активисты Рәфис Кашапов социаль челтәрләрдә Путинга каршы язмалар тараткан өчен сепаратизмда һәм нәфрәт таратуда гаепләнеп өч ел колониягә хөкем ителде. Экстремизм һәм нәфрәт җинаятьләрен өйрәнүче "Сова" үзәге бу хөкем карарын сүз иреге хокукын бозу дип, ә кеше хокукларын яклаучы "Мемориал" үзәге Кашаповны вөҗдан тоткыны дип атады.

Дарья Полюдова

Дарья Полюдова

Шулай ук 15 сентябрьдә Краснодар мәхкәмәсе җирле оппозиция активисты Дарья Полюдова эшенә бәйле тыңлауларны башлап җибәрде. Ул 2014 елның августында "Кубаньне федеральләштерү маршы"нда тоткарланып сепаратизмда гаепләнгән иде".

Газета язуынча, журналистларның бу активистлар турындагы соравына җавап биреп Ионов, конференциядә катнашкан сепаратистлардан аермалы буларак, ул сепаратистларның анти-колониаль сепаратистлар булмавы турында әйткән. Ә Русиядән бәйсезлек алырга теләүчеләр, Ионов әйтүенчә, Көнбатыш акчасына эшләүчеләр.

Федор Бирюков

Федор Бирюков

Конференциядә сүз алган "Родина" фиркасе вәкиле Федор Бирюков та үзенең чыгышын Көнбатышны "глобаль концлагерь" дип атаудан башлады. Бирюковның "Моңа каршы көрәшергә, канлы айны түгел, кояшны күрергә теләүче һәркем – күңеле белән урыс" дигән сүзләре чит ил кунакларының йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыгарды.

Бирюков бу язда шулай ук Русия тарафыннан Петербурда оештырылган Европадагы үтә уң фиркаләрнең, шул исәптән неонацист көчләрнең корылтаенда да чыгыш ясаган иде.

"Новороссия" вәкиле Владимир Рогов исә "Урыс ул милләт түгел, ә цивилизация юнәлеше", дип өстәде.

Георгий Федоров

Георгий Федоров

Җәмәгать пулаты вәкиле Георгий Федоров сепаратизмга яман мәгънә бирелү белән килешмичә, әгәр дә күршең урлый һәм балаларыңны кыйный икән, әлбәттә, андый күршедән читкә китү кирәк дип сепаратизмны акларга тырышты, әмма ул да Русиядә сепаратизмның яман сүз генә түгел, ә җинаять буларак хөкем ителүен телгә алмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG