Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" Чаллыда альтернативалы сайлау уенын уйнап күрсәтте


"Бердәм Русия" Чаллы мэры вазифасына Наил Мәһдиевне тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

"Бердәм Русия" Чаллы мэры вазифасына Наил Мәһдиевне тәкъдим итте

22 сентябрь "Бердәм Русия" фиркасенең Чаллы бүлеге конференция уздырды. Төп мәсьәлә -- шәһәр мэры вазифасына намзәтләр күрсәтү иде.

Әлеге җыенда “Бердәм Русия” фиркасенең Чаллы бүлеге әгъзаларыннан 525 делегат катнашуы әйтелде. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча фирканең җирле сәяси шура әгъзасы Уел Хөсәенов сүз алды һәм ул Чаллы мэрлыгына Наил Мәһдиевне тәкдим итте. Ул Мәһдиевнең юллар, мәктәпләр төзәтүдә һәм башка юнәлешләрдә күрсәткән эшләрен атады.

Шушы сүзләрдән соң җыенны алып баручы ханым: “Бәлки башка тәкъдимнәр дә бардыр?” дип залга мөрәҗәгать итте. Чаллының “Электротранспорт” ширкәте вәкиле үзләренең генераль директоры Рәшит Шәмсетдиновны Чаллы мэры итеп тәкъдим итте. Сайлау исемлегенә шушы ике намзәт кертелде. Делегатлар бу кешеләрнең исемлеккә кертелүләрен яклап бертавыштан риза булуларын белдереп кул күтәрделәр. Аннан инде утырган урыннардан торып, залда урнашкан сайлау тартмалары тарафларына кузгалдылар.

Тавыш бирү барышында без фирканең сәяси шура әгъзасы Уел Хөсәенов белән сөйләшеп алдык.

– Уел әфәнде, бүгенге чара хакында кыскача гына әйтеп китсәгез иде.

– Бүгенге конференциядә бик зур мәсьәлә карала, шәһәребез башлыгы күрсәтелә. Без бу вазифага Мәһдиев Наилне тәкъдим иттек. Ул үзен Чаллы башкарма комитетында бер ел эшләгән вакытта бары яхшы яктан гына, җаваплы, зур эшләр башкарырлык җитәкче итеп күрсәтте. Менә тавыш бирү бара. Мондагы делегатлар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аны 23 сентябрьдә Чаллы шәһәр шурасында депутатлар сайлаячак.

– Җыен барышында “Бердәм Русия” фиркасе Чаллы мэрына тагын бер намзәтне күрсәтте. Сезнеңчә бу күренеш хакимият даирәсендә уен уйнау гынамы яки җитди көндәшлек тә бар дигәнне аңлатамы?

– Моны кем ничек кабул итә торгандыр инде. Монда әзрәк уены да бардыр. Чөнки мондый сайлауларда устав буенча альтернатива дигән әйбер дә кирәк. Шуңа инде оештыручылар мондый нәрсәне дә караганнар.

Әлеге сөйләшү Чаллы хакиме намзәтләренә тавыш бирү вакытында булды. Биш йөздән артык делегатлар ун-унбиш минут чамасы вакыт тирәсендә бюллетеньнәрне тартмага төшерделәр. Делегатларның тавышларын санауга егерме минутлап вакыт каралган иде. Шушы вакытны Чаллының булачак хакиме дип саналган Наил Мәһдиев тулыландырды.

“Һәрбер фирканең шәһәр мэры вазифасына тәкъдим итү хокукы бар. Һәм фирканең җирле бүлеге әлеге хокуктан файдаланды, мине тәкъдим итте. Илдә гади булмаган вакыйгалар бара. КамАЗ ширкәтенең хәлләре җиңелдән түгел. Бу ширкәт турыдан-туры шәһәр белән бәйле. Минем, фирканең алдагы бурычлары Чаллы халкының тормышын, киләчәген мөмкин булганча яклау”, диде Наил Мәһдиев үз чыгышында.

Чыгышлар барышында тавышларны санаучылар мондый нәтиҗәгә килгән: Наил Мәһдиев өчен 525 делегатның 506сы тавыш биргән.

23 сентябрь Чаллы шәһәр шурасы депутатлары чираттагы сессиядә шәһәр башлыгын сайлап тавыш бирәчәк.

XS
SM
MD
LG