Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

20 мең татарстанлы, теләсә дә, Русиядән чыгып китә алмый


Бурычы булган кешеләрне Казан халыкара һава аланында ук тоткарлыйлар

Бурычы булган кешеләрне Казан халыкара һава аланында ук тоткарлыйлар

Сәбәбе – бу кешеләрнең дәүләткә бурычлары бар. Кемдер торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән, кемдер штрафларын капламаган.

Татарстанның баш мәхкәмә приставы Радик Ильясов хәбәр итүенчә, агымдагы елның сигез аенда 19829 татарстанлының Русиядән чыгып китү хокукы чикләнгән булган. Аларның гомуми бурычы 3 млрд. сумга җитә. Шуларның меңнән артыгы чит илгә җыену белән бурычларын шундук каплаган.

2014 елның августында “Рубин” футбол такымының элеккеге тренеры Корбан Бердыевны Казан халыкара һава аланында тоткарлыйлар. Аның фатир өчен 80 мең сум күләмендә бурыч барлыгы ачыклана. Бердыев бурычын шундук түләсә дә, очкыч аннан башка очып китә.

Шул ук вакытта Русиядә хезмәт хакыннан бурыч та арта – ул 3,2 млрд. сумга җиткән. Ил буйлап 79 мең кеше эшләгән акчасын вакытында ала алмый.

XS
SM
MD
LG