“Яблоко”, “РПР-Парнас”, “Прогресс фиркасе” һәм “Гадел сайлаулар өчен” ассоциациясе Татарстанда “Гадел сайлаулар өчен” дигән премия булдырырга ниятли. Әлеге премия сайлау вакытында хаталар, ялгышлар, хәрәмләшүләрне кисәткән, сайлаучыларның хокукларын яклаган сайлау комиссияләре әгъзалары һәм күзәтүчеләргә тапшырыла торган булачак.
Премияне һәр ел саен бердәм тавыш бирү көненнән соң бер ай дәвамында тапшырачаклар. Акчаны ихтыярый рәвештә Татарстан сайлаучыларыннан җыймакчылар.
Премиягә намзәтләрне теләгән һәркем тәкъдим итә ала. Быелгы премиягә тәкъдимнәр 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Җиңеп чыккан һәрбер намзәт унар мең сум алачак.