Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия татарлары Улан-Удэ халкына милли мәдәниятне күрсәтте


Бурятиянең Иске Оноһой авылы Татар үзәге вәкилләре
Бурятиянең Иске Оноһой авылы Татар үзәге вәкилләре

Республика башкаласында узган милли мәдәниятләр күргәзмәсендә бурятлар, эвенклар, казаклар белән бергә татарлар да катнашты.

Күргәзмәнең татар өлешен Иске Оноһой авылында эшләүче Татар үзәге әзерләде. Авыл халкының өчтән бер өлешен татарлар тәшкил итә. Республикада туризм үсеш кичерә икән, шуңа күрә авыл халкы татар ызбасын да ясарга булган – аны туристларга күрсәтергә җыеналар.

Татар үзәге вәкиле Архаида Зәйнетдинова сөйләвенчә, туристларга татар халык ризыклары кызык. "Без җырлап та күрсәтәбез, милли ризыкларыбыз белән дә сыйлыйбыз. Туристларга аеруча бәлеш һәм мәтрүшкәле чәй ошый", диде ул.

2010 елда үткәрелгән җанисәп Бурятиядә 7 меңгә якын татарның яшәвен ачыклаган. 2002 елда Бурятиядә 8200 татар яшәгән.

XS
SM
MD
LG