Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО тарихында 70 еллыкка иң күп дәүләт башлыклары җыела


Украина һәм Грузия активистлары Нью-Йоркта протест чарасы үткәрә
Украина һәм Грузия активистлары Нью-Йоркта протест чарасы үткәрә

БМОның 70 еллыгы уңаеннан үтәчәк Генераль ассамблеяның еллык утырышында дипломатик очрашулар тарихта күпкә артыграк булачак.

БМО Генераль ассамблеясының еллык утырышында быел иң күп дәүләт башлыклары, шул исәптән Рим папасы Франциск да катнаша. АКШ президенты Барак Обама да чыгыш ясау өчен Нью-Йоркка киләчәк.

АКШның БМОдагы даими вәкиле Саманта Пауэр сүзләренчә, быел дипломатик очрашулар үпкә артыграк булачак.

Рим папасы Франциск АКШка тәүге сәфәре вакытында 25 сентябрьдә ассамблеяга мөрәҗәгать итәчәк. Кытай лидеры Си Цзиньпинның да ассамблеяда дебюты булачак. Ул бу атнада АКШта сәфәрдә.

БМОның 70 еллыгы уңаеннан Нью-Йоркка Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин, Иран президенты Хәсән Рухани, Куба лидеры Рауль Кастро да килә.

XS
SM
MD
LG