Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан гаетенә сарыкларга бәяләр арткан


Корбан гаетенә Татарстан да, Башкортстан да ял итә
Корбан гаетенә Татарстан да, Башкортстан да ял итә

48-55 килограммлы бер сарык өчен 7500 сум түлисе.

24 сентябрьдә – Корбан гаете. Мөселманнар бу көнне корбан чала. Казанда бәяләр, узган ел белән чагыштырганда, якынча бер мең сумга арткан. 2014 елда бер сарык өчен 6 мең сум сораган булсалар, быелгы бәяләр гадәттә 7 меңнән башлана.

7500 сумга 55 килограммлы сарыкны чалып, итен бүлеп тә бирергә әзерләр.

Арзанрак бәягә дә табарга була. Әйтик, кайбер фермерлар сарыкны 5 меңнән дә бирергә әзер. Тик андый малның авырлыгы күп дигәндә 25 кг булыр.

Корбанга сыер яки дөяне дә чалырга була. Татарстанда аларны да сатып алырга мөмкин. Үгез яки сыер 50-60 меңгә төшәчәк, дөя өчен исә 200 мең сум түләргә кирәк.

24 сентябрь Татарстан һәм Башкортстанда ял көне итеп игълан ителгән.

XS
SM
MD
LG