Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Булгаков авылы мәчетле булды


"Мирас" мәчете ачылышы
"Мирас" мәчете ачылышы

Башкортстанның Уфа районы Булгаков авылында Корбан гаете алдыннан яңа мәчет ачылды. 22 сентябрь бу уңайдан авылда тантана үтте.

Булгаков авылы элек-электән урыслар яшәгән төбәк санала. Әмма соңгы 20-25 ел эчендә аның яңа бистәләре үсеп чыкты һәм шәһәр читендә саф һавада яшәргә теләүче татар һәм башкорт байлары аларда зур-зур коттеджлар салып гомер итә башлады. Анда алар өлкән яшьтәге әти-әниләрен дә күчерде. Шуңа да мәчеткә ихтыяҗ зур иде Булгаков авылында. Аңа хәтта 1998 елда нигез дә салынган иде. Ләкин әлеге дә баягы финанслар кытлыгы сәбәпле, "сакаллы" төзелешкә әйләнде ул. Соңгы өч-дүрт елда исә биредә эшләр җанланып китте һәм зур гына Ходай йорты төзелеп тә бетте. Төзелеш нигездә хәлле дин кардәшләребез ярдәмендә һәм халыктан җыелган иганә акчаларына алып барылды.

Дин нигезләрен өйрәнүче балалар чыгышы
Дин нигезләрен өйрәнүче балалар чыгышы

Моңа кадәр дә авылда мөселманнар мәхәлләсе эшләде һәм ул барлык дини бәйрәмнәрне оештырып килә иде. Ә җыелулары биредәге мәдәният йортында булды. Мәчетне төзүне оештырудагы барлык мәшәкатьләрне авылдагы хөрмәтле аксакал Марат хәзрәт Шәймәрданов үз өстенә алган. Мәхәлләнең исеме “Мирас” булгач, мәчеткә дә шул исемне кушарга килештеләр. Яңа иман йорты берьюлы 300гә якын кеше сыйдырырлык. Биредә дин нигезләренә һәм гарәп хәрефләренә өйрәтү сабаклары да оештырылачак.

Мәчетне ачу зур тантанага әверелде. Бәйрәмгә йөзләрчә дин кардәшләр килгән. Тарихи чараны авыл мәхәлләсе каршында дин сабаклары алучы балалар чыгышлары ачып җибәрә. Алар төрле аятьләрне бик сәнгатьле сөйләп соклану уята.

Кунаклар ихлас котлауларын җиткерә
Кунаклар ихлас котлауларын җиткерә

Уфадан баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның улы Мөхәммәт хәзрәт җитәкчелегендәге зур гына вәкиллек истәлекле вакыйга белән котлый. Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та биредә. Аның тәбрикләү сүзләре “мәчет беркайчан да буш тормасын” дигән теләкләр белән тәмамлана. Район хакимиятеннән килгән вәкилләр әйтүенчә, хәзер төбәктә мәчетләр саны 15кә җиткән.

Тантаналы котлаулардан соң дин кардәшләр бергәләп намаз укыды. Ә аннан соң мул табыннар янына җыелып, хуш исле пылаудан һәм башка тәмле милли ризыкларыбыздан авыз итте.

Корбан гаете көннәрендә биредә корбанлык маллар чалыначагы, бәйрәм вәгазьләре һәм хөтбәләр сөйләнәчәге турында да әйтелде. Әле мәчетнең тирә-ягына агачлар утыртасы һәм матурлыйсы бар. Бәйрәм чорында шул эшләрнең бер өлешен аткару өчен өмәләр дә оештырылачак.

XS
SM
MD
LG