Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Балаларны үзебез саклыйк


Мәктәпкә дип чыгып киткән баланың югалуы Русиядә гадәти хәлгә әйләнеп бара. Әгәр Америкадагы кебек система эшләсә, кызның әти-әнисе алданрак белеп, алданрак эзләнүләр башлар иде.

Улыбыз Нурислам 5 яшендә Лос Анжелестагы мәктәпкә "киндергарден" дигән сыйныфка барды. Беренче сыйныфны Казанда укыгач, тагын кайттык, икенчене, өченчене тагын шул бер мәктәпкә йөрде. Шул мәктәптә ярты ел нәтиҗәләрен чыгарып, укучыларны төрле яклап билгеләп үтәләр иде: "Иң яхшы укучы", "иң күп китап укучы", "иң яхшы математик", "дәрес калдырмаучы". Шушы дәрес калдырмаучы исеменә Нурислам да лаек булды. Ярты ел буе бер дә калдырмый йөргән көннәр өчен каләм белән грамота биргәннәре хәтердә. Әмма икенче елында сөннәтләгәч, бер атна укырга бармый, өйдә генә ятты. Табибтан бирелгән белешмәне алып барып тапшырсак та, мәктәптән көн дә чылтратып, Нурисламның укырга килмәве турында хәбәр итеп тордылар. Бер көн дә калдырмый.

Мәктәпләрдә монда әллә ничә ишек-капка булса да, балалар килеп бетүгә капкалар ябыла. Соңга калып килүче укучылар, сәбәбен аңлатып, офис аша эчкә үтә. Мәктәпкә керү-чыгу - бары тик офис аша башкарыла. Сыйныф белән офис арасында телефон бар, соңга калып килүченең исем-фамилиясен әйтеп, сәркатип укытучыга хәбәр иткәч, баланы сыйныфка җибәрәләр. Баланы дәрестән алырга туры килсә тагын шулай, офиска килеп, сәбәпләрен язып, кәгазь тутырасың, шуның буенча баланы чакыртып алалар. Бала ниндидер сәбәп белән укырга килми калса, укытучы исемен офиска хәбәр итә, ә офистагылар үз чиратында әти-әни телефонына чылтратып, баланың мәктәптә түгеллеген җиткезә. Бу эш инде компьютерлаштырылган,шалтыратучы кеше түгел, кеше тавышы язылган машина. Сәбәбен аңлатып тору кирәкми, балаңның дәрестә түгеллегеннән хәбәрдәр булу гына.

Дәресләр бетәр алдыннан 5-10 минут кала капкалар кабат ачыла да, әти-әни балаларын каршы алырга сыйныф ишеге алдына килеп баса. Бусы башлангыч мәктәптә иде. Урта мәктәпкә күчкәч, Нурислам велосипедта мәктәпкә әтисе белән китә, дәресләре бөткәч, үзе кайта. Атнага ике тапкыр сыйныфташы белән бергә йөриләр. Шулай да ул кайтып кергәнче күңел урынында түгел. Егеткә әни хисләре ерак, аның үзен зурларча тотасы, әнисез генә мәктәпкә барып-кайтып йөрисе килә.

Былтыр безнең шәһәрнең урта мәктәбендә укучы бер кыз балага кайтып барган җиреннән юлда машина туктап, утырырга тәкъдим ясаган. Кыз кара тавыш чыгарып, башка машиналарның, халыкның игътибарын җәлеп иткән, полициягә хәбәр итеп, бөтен районда машинаны эзләделәр. Таптылармы, җәза бирделәрме, алары турында никтер хәбәр ишетелмәде. Икенче көнне бөтен мәктәпләрдә дә зур аңлату эшләре булды. Нурислам да бик дулкынланып кайткан иде.

Шушы көннәрдә Уфада булган кайгылы вакыйга шушылар хакында уйландыра. 11 яшьлек кыз иртән мәктәпкә киткән җиреннән гаеп була. Укытучылар чаң сукмый, чөнки баланың мәктәпкә килмәү сәбәпләре төрле булырга мөмкин, авырса, белешмәне соңыннан гына алып киләсе. Шуңарга әти-әни кызларының югалуын мәктәптән кайтмагач кына ачыклый. Мәктәпкә бармаганлыгы соңыннан гына билгеле була. Америкадагы кебек система эшләсә, кызның әти-әнисе алданрак белеп, алданрак эзләнүләр башлар иде.

Эш узгач, мәктәпләргә тагын сакчылар куелыр, мәктәп янындагы гаражлар җимерелер, ата-анага шалтыратып хәбәр итүне тагын укытучылар җилкәсенә салырлар инде. Аннары тагын тынычланырлар. Киләсе трагедиягә кадәр.

Моның кадәр кайгыны Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Саклагыз, балаларыгызны үзегез саклагыз, яклагыз.

XS
SM
MD
LG