Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада үзәге": Русияләрнең 30%ы узган сайлаулар гадел булмады ди


Костромада сайлау бүлегендә
Костромада сайлау бүлегендә

"Левада үзәге" 13 сентябрьдә үткән сайлаулар хакында сораштыру үткәрде. 30%тан артык фикер белдерүче тавыш бирү гадел булмады дип белдергән.

"Левада үзәге" үткәргән 13 сентябрьдә үткән сайлаулар турында сораштыруда катнашкан русияләрнең өчтән бере төбәк һәм җирле сайлаулар гадел үтмәде дип белдергән. Шулкадәр үк кеше гадел булды дип әйткән. Калганнар җавап бирергә кыенсынган.

2014 елда исә сораштыруда катнашканнарның 40%ы сайлаулар гадел булды дип белдергән булган.

Социологлар фикереннә күрә, русияләр хәзер сайлаулар белән кызыксынмый диярлек. Сораштыру шуны күрсәткән, кеше сайлауга гадәткә кергәнгә генә барып кайта. 10% русияле сайлауга җирле хакимиятләрдән шөрләгәнгә баруларын әйтә. 8% исә бөтенләй йөрми.

"Левада үзәге" башлыгы Лев Гудков фикеренә күрә, кешеләр үзләренең көндәлек проблемнарын чишүне сайлау нәтиҗәләре белән бәйләми. Нәтиҗәдә аларны җирле һәм төбәк хакимиятләре канәгатьләндерми булып чыга.

XS
SM
MD
LG