Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов та, Хәмитов та гает намазына килде


Кол Шәриф мәчетендәге гает намазына Рөстәм Миңнеханов та килде
Кол Шәриф мәчетендәге гает намазына Рөстәм Миңнеханов та килде

Казанда мөфти һәм президент катнашындагы бәйрәм намазы Кол Шәриф мәчетендә укылды. Уфада төп чаралар “Лалә” мәчетендә узды.

Елдагыча теләгән бөтен кеше дә Кол Шәриф мәчете бинасына сыймады. Шуңа күрә күбесенә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин кылдырган гает намазын мәчет каршындагы мәйданда укырга туры килде. Казан Кирмәнендә үткәрелгән гает намазына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Бәйрәм намазының турыдан-туры трансляциясен Казанда эшләүче “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе оештырды.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та Уфаның төп мәчете булган “Лалә”гә килеп, республика халкын Корбан гаете белән тәбрикләде. Уфада бәйрәм намазын Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин укытты. Башкортстан башкаласындагы гает намазын Русиянең Беренче каналы бөтен федерациягә трансляцияләде.

XS
SM
MD
LG