Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нью-Йорк таймс": Обама Путин белән очрашачак


Барак Обама һәм Владимир Путин
Барак Обама һәм Владимир Путин

Обаманың кайбер киңәшчеләре Путин белән очрашу мәсьәләсендә икеләнеп калды, алар бу хәл Русия җитәкчелеге гамәлләрен үзенә күрә хуплау булмас микән дип шикләнә.

АКШ президенты Барак Обама киләсе атнада Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеясенең утырышы вакытында Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак. Бу хакта "Нью-Йорк таймс" газеты яза.

Обама, Русия Украина низагында катнашканга, узган ел Путин белән очрашырга теләмәгән иде, әмма бу очрашу файдалы булыр дип саный.

Обама хакимияте фикеренә күрә, бу очрашу Мински килешүе нигезендә Украина көнчыгышындагы атышуларны туктатуга һәм шулай ук Сүрия низагын дипломатик яктан чишүдә Кремльгә үзара аңлашуны ныгыту кирәк икәнлегенә йогынты ясарга мөмкин.

Соңгы берничә атна эчендә Русия вәкилләре бу очрашу кирәклегенә ишарә ясады. Әмма Обаманың кайбер киңәшчеләре бу очрашу Путин гамәлләрен үзенә күрә хуплау булырга мөмкин дип борчылу белдерә.

XS
SM
MD
LG