Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

Русиядә автойөрешләрне протест чарасына тиңләргә чакыралар


Кырымда Карасубазарда автойөреш

Кырымда Карасубазарда автойөреш

Русия думасына автойөрешләрне протест чарасына, ә җәмәгать урыннарында чатырлар куюны пикетка тиңләргә чакыралар.

Русия думасына автойөрешләрне һәм җәмәгать урыннарына чатырлар куюны митинглар канунына тиңләгән канун өлегесе тәкъдим ителде.

Бу документ нигезендә автойөрешләр демонстрациягә, ә җәмәгать урыннарына чатырлар кую пикет оештыруга тиңләнә.

Канун өлгесенә аңлатмада 2014 елда Башкортстанда, Белгород, Мәскәү, Ростов һәм Чиләбе өлкәләрендә чатырлар куеп протест чаралары үткәрелгәнлеге әйтелә. Русиянең 27 төбәгендә 126 тапкыр автойөреш узган һәм анда дүрт меңләп кеше катнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG