Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Казан мәчетләрендә гаеттән соң корбан чалу башланды


24 сентябрь Татарстан башкаласындагы мәчетләрдә иртәнге алтыда Корбан гаете намазы укылды. Ярдәм, Рамазан, Казан нуры, Мәрҗәни мәчетләрендә гаеттән соң махсус урыннарда йөзләрчә кеше катнашында корбан чалу башланды.

Бүген Казанда мөселманнар Корбан бәйрәмен үткәрде. Төп гает Кол Шәриф мәчетендә узды. Аны мөфти Камил Сәмигуллин алып барды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов та гает намазын Кол Шәрифтә укыды. Казанның башка мәчетләрендә дә бәйрәм тәкъбире әйтелде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны бәйрәм белән тәбрик иткәннән соң, Корбан гаетенең Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле тарихын искә алды. Шулай ук корбан чалуның төп мәгънәсен аңлатырга тырышты. Калган мәчетләрдә дә гает вәгазе корбанлык, корбан итү темасы тирәсендә әйләнде.

“Аллаһы Тәгалә өчен чалмыйбыз әлеге корбанны. Аңа ит кирәкми. Мохтаҗларны туендыру максаты белән Аллаһы ризалыгы өчен кылабыз бу гамәлне”, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Әлеге фикерне Казанның башка имам-хәзрәтләре дә үз сүзләре белән кабатлады.

Кол Шәриф тә, Ярдәм, Рамазан, Казан нуры, Мәрҗәни мәчетләре гает намазына килгән барча мөселманнарны да сыйдыра алмады. Әмма башка еллардагы Корбан бәйрәмнәре белән чагыштырганда мәчеткә килүчеләр саны күзгә күренеп артмады. Кайдадыр азрак та булды, чөнки татарстанлыларның кайберләре 24 сентябрь - рәсми ял көне итеп куелгач, бәйрәмгә туган авылларына кайтты.

Без исә Кол Шәриф, Ярдәм, Рамазан, Казан нуры, Мәрҗәни мәчетләренә килгән халыкны күзәттек, араларында гадәттәгечә төрле яшьтәгеләр иде: көч-хәл белән атлаучы өлкәннән алып, балаларга кадәр. Кечкенә малайларны әтиләре белән корбан чалу урыннарында да очраттык.

Тәкъбир әйтеп, гает намазын укыганнан соң, корбан чалу башланды. Инде бәйрәм намазы беткәнче үк корбанлыклар тирәсендә хатын-кызлар, сугымчылар бөтерелә башлаган иде. Корбан ите дин кануннары буенча өч өлешкә бүленеп, мохтаҗларга, кунакларга һәм хуҗага тапшырылырга тиеш.

Бу елны төп корбан чалу мәйданы Лаеш районының Сокура авылында булды. Шулай ук Казанның төрле районнарындагы мәчет яннарында махсус мал чалу өчен җайландырылган урыннар эшләнде. Мисал өчен без булган Рамазан, Казан Нуры, Мәрҗәни мәчетләрен әйтә алабыз. Сарыкларның бәясе исә бәйрәм көнне сигез мең, диделәр безгә Казан нуры мәчете янында. Алданрак җиде, җиде мең ярымга да алып булды.

Бүгеннән Татарстанда, Казанда матди мөмкинлеге булган барча мөселман корбан чала башлады. Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. Акчасы булмаган халык “миңа өлеш чыкмасмы” дигән өмет белән, мәчетләр янына ашыкты. Һәр мәчет тирәсендә хәер сораучы, корбан ите өмет итүче мохтаҗлар күренде. Хәмдүнә Закирова да шундыйлардан иде.

“Бу дөньяның якты көннәренә бик риза мин. Барысына да шөкер итәм. Озакламый 80 яшь тула. Миннән дә бәхетле кеше юк. Корбан ите алырлык акчам юк. Бәлки, сәдака итеп бирерләр. Бирмәсәләр, рәхмәт. Бирсәләр, риза”, ди ул.

Күпләр аларга бик теләп хәер бирде, кайберләре видео-фотога төшәргә теләмәде, битләрен каплады. Шулай ук сәдака өчен махсус тартмалар да урнаштырылды. Теләге булган һәр кеше, теләгән сумманы калдыра алды. Корбан гаете көнне андыйлар бермә-бер күп иде. Шуңа да мәчетләр бу бәйрәмне күптән көтеп алды, алдан әзерләнде, корбанлык малларны үз тирәләренә йөзләп, меңләп алып куйды.

Озын чиратларда корбанын чалганнан соң казаннар гаиләләре янына бәйрәм табынына, корбан итеннән авыз итәргә ашыкты.

XS
SM
MD
LG