Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31

"Хаҗда мондый тапталышларга каршы берни эшләп булмыйдыр"


Согуд Гарәбстанында Мина үзәнлегендә этеш-төртештә тапталып үлүчеләр саны 700дән артты. Һәлак булучылар арасында Татарстан мөфтияте җибәргән хаҗилар юк.

Согуд Гарәбстанында Мина үзәгендә тапталып үлүчеләр саны артканнан-арта бара. Соңгы мәгълүматларга күрә, 717 мөселман һәлак булган, 800дән артыгы яраланган. Татарстан диния нәзарәтенең Хаҗ програмы матбугат сәркатибе Азатлыкка әйтүенчә, алар җибәргән мөселманнарның барысы да исән-сау.

Шулай ук Мәскәү мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов та тапталып үлүчеләр арасында русияләрнең булмавын әйтте. Нигездә тапталыш урынында Согуд Гарәбстаны һәм Фарсы култыгы илләре мөселманнары булганлыгы әйтелә.

Җирле вакыт белән иртәнге тугызда Мина үзәнлегендә урнашкан чатырлар лагеры арасыннан төрле юлдан йола үтәү өчен баручы мөселманнарның ике төркеме бер урынга килеп чыгып, сыеша алмыйча этешеп-төртешеп, тапталу башлана.

Чехиядә туып үскән, быел хаҗга икенче тапкыр барган Хәдичә мондый тапталулар булмасын өчен берни дә эшләп булмый дип саный.

"Минада таш атарга барганда без төрле бүлекләр аша узабыз. Анда мисал өчен Малайзия, Кавказ бүлекләре бар. Һәм шунда була да инде тапталыш. Анда хатын-кызлар һәм балалар түгел, ә ирләр күпчелектә үлгән.

Без бүген барганда бер олы кеше инде бара алмыйча юл уртасына утырды. Аның янында торган полиция вәкиле булышырга тырышты һәм арттан килүче кешеләрне кисәтте. Халык елга булып ага. Алар шулкадәр күп.

Согуд Гарәбстаны иминлек өчен барысын да эшли. Таудан йөрмәсеннәр өчен хәзер тоннельләр төзелде. Алар әллә ничә чакрымга сузылган. Аның эчендә зур-зур кондиционерлар куелган. Хәзер бөтен уңайлыклар каралган, хәтта эсселекне дә урамга чыккач кына сизәсең.

Согудилар бик тырыша, алар хаҗга бик җаваплы карый. Монда авырулар таралу өчен шулкадәр уңайлы урын. Кеше күп, барысы да йөткерә, тирли. Әмма Аллаһ безне саклый.

Мондый тапталуга каршы берни эшләп тә булмый. Бары килүчеләр санын гына киметергә мөмкиндер. Шул ул вакытта хаҗга быелгыдан күбрәк килүче мөселманнар да булды, әмма мондый казалар күзәтелмәде", диде.

Согуд Гарәбстаныны хаҗ вакытында иминлекне арттыру өчен яңа чаралар күрүгә карамастан, быел шактый гына казалар булды. 11 сентябрьдә “Әл-Хәрәм” мәчетендә мәчеткә кран авып 107 кеше һәлак булган иде.

Хаҗ кылуда берьюлы шул кадәр күп кешенең катнашуы хаҗиларның үзләренә дә, шулай ук Согуд Гарәбстаны һәм башка кайбер илләрнең хакимиятләренә дә шактый кыенлыклар тудыра. Әл Хәрәм мәчетендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, соңгы елларда Согуд Гарәбстаны тарафыннан хаҗ квоталары киметелде. Элек Русиягә 20 меңнән артык урын бирелсә, быел 16 мең 400 урын каралган иде, әмма доллар кыйммәтләнү аркасында Русия бу квотаны тутыра алмады. Русиядән быел хаҗга 12 меңнән артык кеше китте. Барлыгы ике миллионлап кеше хаҗ кыла.

Исламның биш баганасының берсе саналган бу олы йоланы мөмкинлеге булган һәр мөселман үз гомерендә кимендә бер мәртәбә кылырга тиеш дип исәпләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG