Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театр атнасы узачак


Быел Туфан Миңнуллинның тууына - 80 ел
Быел Туфан Миңнуллинның тууына - 80 ел

5-11 октябрьдә Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында драматургның 19 спектаклен карарга мөмкин.

Казан театрларыннан кала Туфан Миңнуллин пьесаларын Уфа “Нур” татар театры, Мари яшь тамашачылар театры, М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар театры, М.Гафури исемендәге башкорт академия театры, М.Кәрим исемендәге башкорт милли яшь тамашачылар театры, шулай ук, Әтнә, Чаллы, Буа, Туймазы, Әлмәт һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры уйнаячак.

Спектакльләрне күрсәтү җәдвәле түбәндәгечә:

Г.Камал театры:
5 октябрь – “Гөргөри кияүләре”
6 октябрь – “Нигез ташлары”, “Мин – хатын-кыз”
7 октябрь – “Мулла”, “Шулай булды шул...”
8 октябрь – “Авыл эте Акбай”, “Җанкисәккәем”
9 октябрь – “Диләфрүз Remake”, “Нәзер”
10 октябрь – “Җанкисәккәем”, “Эзләдем, бәгърем, сине”, “Мулла”
11 октябрь – “Әлдермештән Әлмәндәр”

К.Тинчурин театры:
6 октябрь – “Саташу”
7 октябрь – “Кияүләр”
8 октябрь – “Төш”
9 октябрь – “Яшьлек белән очрашу”
10 октябрь – “Диләфрүзгә дүрт кияү”
11 октябрь – “Әлдермештән Әлмәндәр”

Октябрь һәм ноябрь айларында Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары Г.Камал театры артистлары катнашында Түбән Кама һәм Уфада дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG