Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар әдәбияты көннәре узды


Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар Серги татар телендә шигырьләр укыды
Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар Серги татар телендә шигырьләр укыды

Удмуртия республиканың Милли китапханәсе Әдәбият елын "Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы" шигаре белән уздыра. Төрле милли оешмалар белән элемтәгә кереп Әдәбият көннәрен оештыра. Чираттагысы татар әдәбиятына багышланды.

Кичәне китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән башлады. Залда җыелган халык торып басып җырга кушылды. Очрашуга килгән төрле министрлыклардан вәкилләр халыклар дуслыгы, үзара хезмәттәшлек турында сөйләде. Күбесе Татарстан белән бәйләнешләре хакында җиткерде. Татар язучылары белән таныш булулары, хәтта кайбер авторларның әсәрләре тормышларында ярдәм итүләрен әйтте. Шундыйлардан мәдәният министры урынбасары Петр Данилов иде.

Ринат Баттал үз иҗаты белән таныштырды
Ринат Баттал үз иҗаты белән таныштырды

Кичәнең мөһимлегенә татар шагыйре, публицист Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Удмуртия язучылар берлеге каршында татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Баттал тукталды. Ринат әфәнде республикада яшәп иҗат итүче авторларның эшчәнлеге белән таныштырды, мөмкин кадәр татар басмаларында удмурт язучылары әсәрләренең тәрҗемәләре татар укучыларына тәкъдим ителүен әйтте.

Вәсилә Хәкимова чыгыш ясый
Вәсилә Хәкимова чыгыш ясый

​Удмурт дәүләт университетыннан галимә Роза Кириллова һәм Ижау шәһәренең педагогика коллияте мөгаллимәсе Вәсилә Хәкимованың чыгышлары шулай ук кичәнең шигаренә аваздаш булып торды. Роза Кириллова удмурт шагыйре Гай Сабитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан китап язган. Гай Сабитов Татарстанда туып үскән, татар теленнән удмуртчага күп кенә авторларны тәрҗемә иткән. Удмурт радиосында Гай Сабитовның татар телендә укыган Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре саклана. Шулай ук ул бу авторларны удмурт теленә дә тәрҗемә иткән. Удмурт радиосы хезмәткәре буларак, татар телендә тапшырулар да алып барган. Роза Кириллова шулай ук ике республика арасында әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә ныклы элемтәләр булуын, шул ук вакытта Татарстан язучыларының удмурт авторлары өчен үрнәк булуын, Татарстанның удмурт зыялылалрын тәрбияләүдә дә үз өлешен кертүен билгеләп үтте.

Вәсилә Хәкимова исә җыелган халыкны үзенең фәнни эшендә удмурт язучысы Кедра Митрей һәм Гаяз Исхакый иҗатларын чагыштырып, аларның бик күп уртак фикерләре булуын җиткерде.

Вячеслав Ар Серги (у), Гайсә Талипов һәм Ибраhим Биектаулы(у)
Вячеслав Ар Серги (у), Гайсә Талипов һәм Ибраhим Биектаулы(у)

Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги удмурт һәм татар язучылары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә тукталды. Язучы әсәрләрне татар һәм удмурт телләренә тәрҗемә итү проблемасын күтәрде. Үткән гасырның 60нчы елларында удмурт авторларының китаплары татар телендә дөнья күрсә, соңгы елларда бу мәсьәлә көн тәртибеннән төшеп калган. Вячеслав Ар-Серги үзе татар телендә бераз аралаша, татар авторлары шигырьләрен удмуртчага тәрҗемә итә. Аның үзенең дә берничә ел элек Казанда татар телендә “Ах, канатлар булса” дип аталган китабы дөнья күргән иде. Язучы татар шагыйрьләре белән таныш. Кичәдә Разил Вәлиевнең шигырьләрен укыды, аларны ул удмурт теленә дә тәрҗемә иткән.

Тамашачылар игътибар белән чыгыш ясаучыларны тыңлый
Тамашачылар игътибар белән чыгыш ясаучыларны тыңлый

Шундый чараларның кирәклегенә басым ясап, шагыйрь Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы Ибраһим Биектаулы: “Әлбәттә, мондый кичәләр бик файдалы. Безнең Милли китапханә белән элемтәләр ныклы. Минем иҗатыма, яңа гына дөнья күргән “Җирдән җиде җиһанга” исемле китабымны халыкка тәкъдим итү кичәсен дә оештырганнар иде. Без, татар авторлары, үзебезнең согыбызда гына кайнарга тиеш түгел, үз иҗатыбыз белән башкаларны да таныштырырга кирәк”, диде.

Татар китапларыннан күргәзмә
Татар китапларыннан күргәзмә

Татар әдәбияты кичәсендә катнашучылар үзләре өчен кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат туплап китте. Мария Сполохова мәдәният тармагында эшли. Милли оешмалар белән кичәләр оештыралар икән. “Киләчәктә куллану өчен материал булды, яңа темалар да планыбызга кертәчәкбез”, диде Мария Сполохова.

Татар әдәбияты кичәсенә килүчеләр шулай ук Милли китапханә фондында сакланган китаплардан “ 12 меңлек татар әдәбияты” дип аталган күргәзмә белән танышты. Анда Казанда нәшер ителгән китаплар белән беррәттән җирле авторларның да җыентыклары урын алган иде.

XS
SM
MD
LG