Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киев Кырымдагы һәм Русиядәге җирле халыкларны якларга тиеш"


Борис Бабин
Борис Бабин

Одесса университеты галиме Борис Бабин Киевның Кырымдагы һәм Русиядәге азчылык халыкларны яклавы ул җирләрдә Украина тарафдарларының артуына китерер иде, ди.

Украина президенты Петр Порошенконың рәсми сәхифәсендә Кырым автоном республикасы исемен Кырымтатар автоном республикасы дип үзгәртергә чакыручы, бу көннәрдә урнаштырылган петиция 420ләп тавыш җыйган. Президент өч ай эчендә 25 меңнән артык имза җыйган петицияләрне карап бу турыда тәкъдим белән чыга. Кырымтатар автоном республикасы турындагы петициягә әле тагын 85 көн дәвамында имзалар җыелачак.

"Евразия антропологиясе һәм археологиясе" дип аталган мәкаләсендә Одесса дәүләт университеты профессоры Борис Бабин, Киевны Кырымтатарларның, кырымдагы башка халыкларның, ул гына да түгел, Русиядәге азчылык халыкларның мәнфәгатьләрен якларга өнди. Бабин Киевның бу гамәлләре әлеге халыкларга гына түгел, Украинаның үзенә дә файдалы булачагын аңлата.

Аның фикеренчә, Украина башлаган эшен дәвам итәргә, кырымтатарларны гына түгел, кырымчаклар белән караимнарны Русия тарафыннан басып алынган җирле халыклар дип танырга, "БМОның җирле халыклар хокуклары декларациясе нигезендә җирле халыклар статусы турында канун чыгарырга" тиеш.

Бу адымнар Киевка Кырымда гына түгел, башка җирләрдә дә Мәскәү белән көндәшлектә зур файда китерәчәк ди Бабин. Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән хакимият "Кырымдагы җирле халыкларның хокукый статусын танымый", шуңа күрә аларның хокукларын яклау һәм торгызу барлык халыкара җәмәгатьчелекнең бурычына әверелә, ди ул.

Мәкаләнең шактый өлеше Советлар берлегенең, ә соңгы елъярымда Русиянең бу өлкәдәге кануннарына, Мәскәүнең аларны ничекләр итеп бозуына, җирле халыклар турында халыкара доктриналар барлыкка килүгә, Русиянең бу доктриналарны үз файдасына кулланырга тырышуына һәм шул ук вакытта аларны үтәүне мәҗбүри итүче имзалар салудан баш тартуына багышлана.

Бабин Русия канунының сан ягыннан 50 мең кешедән артык булган һәм, бигрәк тә, традицион яшәү ысулларыннан заманча тормышка күчкән халыкларны күпмедер дәрәҗәдә дәүләт ярдәме таләп итә алучы "азсанлы халыклар" исемлегенә кертмәвен ассызыклый.

Шулай итеп, сан ягыннан Кырымда 250 меңләп дип исәпләнгән кырымтатарлар "азсанлы халык" дип санала алмый. Шул ук вакытта Кырымны басып алган Русия хакимиятләре караимнарны һәм кырымчакларны дәүләт яклавына ала.

Кырымда урыс булмаган халыкларның мөмкинлекләрен чикләүгә урыс пропагандасы һәм тарихи чынбарлыкка туры килмәгән "фәнни теорияләр" дә өлеш кертә, ди Бабин. Аның фикеренчә, бу ялганнарның максаты – әлеге халыкларның санын киметеп күрсәтү һәм аларның биредә борын-борыннан яшәгәнлеген кире кагу.

Элегрәк Мәскәү үз контролендәге җирләрдә яшәүче башка халыкларга карата да шушы ысулларны кулланып килде, әмма аның шул кадәр еш һәм кискен булганы юк иде әле, ди Бабин. Ул Украинаны бу хәлгә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү өчен ныграк тырышырга һәм шулай итеп хәзер Русия оккупациясе астында яшәргә мәҗбүр булган үз халыкларына ярдәм итәргә чакыра.

Бабин Мәскәүнең Кырымдагы гамәлләрен анализлауга тагын өч дәлил китерә һәм Киев моны Русия пропагандачыларына һәм дипломатларына каршы бик уңышлы куллана алыр иде, ди.

Беренчедән, Русиянең кырымтатарларны, әрмәннәрне, грекларны һәм алманнарны реабилитацияләү турындагы 2014 елның 21 апрель карары чынлыкта аларны реабилитацияләми, ә бары тик аларның Кырымнан канунсыз рәвештә сөрелгәнлеген генә белдерә.

Икенчедән, БМОның Җирле халыклар турындагы даими форумы Русиянең кырымтатарларны җирле халык дип танымаучы, бирегә XIX гасырда килеп урнашкан кешеләр белән бер рәткә куючы "реабилитация" канунын хөкем итте.

Өченчедән, Русиянең Кырымны басып алуы, төрле территорияләрне контрольдә тотучы илләрнең җаваплылыгын билгеләүче халыкара канун нигезендә, Русиянең 1991 елның 26 апрелендә чыгарылган "Репрессияләнгән халыкларны реабилитацияләү турындагы канунын биредә куллануны таләп итә.

Кырымтатарларның тарихи ватаны 1954 елда Русиядән Украинага тапшырылган булу сәбәпле, бу канун кырымтатарларга кагылмый дип саналып килә иде. Әмма Бабин кырымтатарларга карата репрессиянең Кырым һәм кырымтатарлар Русия юрисдикциясендә булган чорда, 1944 елда кылынганлыгын истә тотарга чакыра һәм Русия бу канунны йә үтәргә, йә гамәлдән чыгарырга, йә үзгәртергә тиеш, ди.

1991 елгы әлеге канунның төп матдәләреннән берсе репрессияләнгән халыкларның милли республикалары депортациягә кадәр нинди статуска ия булган булса, аларга шул статусны кире кайтаруны таләп итә. Ягъни кырымтатарларның 1944 елга кадәр булган милли республикалары кире кайтарылырга тиеш була.

Одесса галиме фикеренчә, боларга игътибар җәлеп итү Русиядә Киев тарафдарларының артуына китерер иде, хәзер Русия оккупациясе астында яшәүче башка халыклар да үзләренең Мәскәү тартып алган хокукларын кире кайтару өчен көрәшендә яңа беректәш барлыкка килүен күрер иде.

XS
SM
MD
LG