Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

2012 елда Татарстан президенты Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде.

2016 елның 1 февраленнән башлап "Ана теле" проекты яңартылган система нигезендә эшли башлаячак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итүенчә, укуны тәмамлаган катнашучылар сертификатлар алып, проекттан чыгачак һәм яңа укырга керүчеләргә 10000 лицензия тапшырылачак. Шул сәбәпле 1 ноябрьгә кадәр татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең исемлеген туплау бара.

"Ана теле" — татар телен дистанцион өйрәнү проектын 2013 елдан башлап ЕF Education First ширкәте һәм Казан федераль университеты тормышка ашыра.

Проект татар телендә камил дәрәҗәдә сөйләшү һәм татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә. Дистанцион уку татар телен өйрәнергә теләгән барлык татарстаннар һәм чит илдәгеләр өчен дә каралган. Бүгенге көндә 20 000 кеше әлеге проектны уңышлы тәмамлап сертификатлар алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG