Accessibility links

Уфадагы Яшь гвардияче караклыкта гаепләнә


 Константин Чадлин
Константин Чадлин

"Бердәм Русия" фиркасенең "Яшь гвардия" хәрәкәте әгъзасы Константин Чадлин тотылган автомобильләр сату сылтавы белән Уфада акча урлау белән шөгыльләнүдә гаепләнә.

Һөнәре буенча юрист Константин Чадлин халыкны “кармакка каптыру” өчен “Столица” дигән фирма исеме белән Уфада затлы офис арендалаган. Чит илләрдән арзан хакка машиналар кайтару турында килешү төзеп, 16 кешенең 4 миллион сум акчасына “аю мае” сөрткән. Чынлыкта Уфада “Столица” фирмасы рәсми теркәлмәгән. Бу ялган ширкәттә биш кеше эшләгән.

Башкортстан полициясе алданучылардан гаризалар булу белән бу эшне тикшереп июль аенда әлеге төркемгә карата җинаять эше ачкан һәм Константин Чадлинны эзләү игълан иткән иде. Шушы көннәрдә Константин Чадлин Мәскәүдән Уфа һава аланына килеп төшү белән полиция тарафыннан тоткарланган. Ул үзенә эзләү игълан ителүен белмәве, гаепсезлеге турында белдергән. Аның сүзләренчә, ул Мәскәүдә теркәлгән “Столица” төркеменең бер әгъзасын хөкем иткәндә шаһит буларак кына катнашкан, ләкин ул фирмага кысылышы юк. Ул бу фирма аша караклык белән шөгыльләнгән Иван Богатыревка акча биреп торган булган. “Столица” белән башка бәйләнеше юк. Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә аннан читкә китмәү турында документ имзалатканнар. "Яшь гвардия"че гаепле дип табылган очракта аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Константин Чадлин - “Яшь гвардия”ның Уфадагы “Агенты” хәрәкәтен һәм “Сәяси лидерлар мәктәбе”н оештыручыларның берсе. Ул “Медиаконтроль” компаниясе төзегәннән соң танылган иде. Әлеге компания социаль челтәрләр аша җәмәгатьчелек фикерен барлыкка китерү белән шөгыльләнде. Башкала хакимиятенең яшьләр сәясәте идарәсе каршындагы бу төркем социаль челтәрләрдә хакимият һәм аның эшчәнлеге турында уңай фикер тудыру белән шөгыльләнде. Бәйсез чыганакларда ул төркемгә эшләүче блогерларны сатылуда гаепләүләр башлангач, “Медиаконтроль” төркеме бетерелгән иде.

Константин Чадлин Русия төбәкләрендә депутатлыкка намзәтләргә юрист буларак ярдәм итү белән дә шөгыльләнгән. “Яшь гвардия”нең Башкортстан бүлекчәсе башы Владимир Яковлев бу хәлләрне белмәү сылтавы белән комментарийлардан баш тарта.

Кремль тарафлы активистларының мондый гаугага эләгүе беренче мәртәбә түгел. Күптән түгел Татарстанда "Яшь гвардияче" Эдуард Сәләхетдинов тирәсендәге ыгы-зыгы зур шау-шу тудырган иде.

XS
SM
MD
LG