Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

Рига мөселманнарын урамда намаз кылган өчен штрафка тартмакчылар


Рига мөселманнары урамда намаз кылв

Рига мөселманнары урамда намаз кылв

Ригадагы мөселман җәмгыятен штрафка тартырга мөмкиннәр. Корбан бәйрәме намазын халык алдында уздырган мөселманнарны тәртип бозуда гаеплиләр.

Рига полициясе белдергәнчә, атнакич Латвия ислам мәдәнияте үзәге янында узган намаз шәһәр үзидарәсе белән килешенмичә оештырылган чара булып тора. Моның өчен мөселманнарга 2900 евро күләмендә штраф яный.

"Хәзерге вакытта административ тәртип бозу буенча эш башкарыла: халык алдында уза торган яисә бәйрәм чараларын оештыру һәм уздыру кагыйдәләрен үтәмәү турында” – дип аңлатты Рига муниципаль полициясе вәкиле Эдгарс Рудзитис. Бу турыда delfi.lv порталы хәбәр итә.

Рига муниципаль полииясе әйтеп үткәнчә, барлык христиан оешмалары уздырыласы чаралар турында һәрвакыт алдан хәбәр итәләр һәм аларны үзидарә органнары белән килешеп уздыралар.

"Ул көнне Ислам мәдәният үзәгендә бөтен кешегә дә урын җитмәде, кайберәүләргә урамда намаз кылырга туры килде. Безнең үзәк кечкенә шул”, - дип сөйләде Азатлыкка Латвия татар яшьләре оешмасының бер активисты.

Бәйрәм намазын 30лап кеше кылган.

"Шәһәр халкы мөселманнарга шикләнеп карый. Берәр чара уздыра башласак, шундук полиция чакыралар. Бу юлы да шулай булды. Ә җирле массакүләм мәгълумат чаралары моннан зур гауга чыгарырга тырышалар. Без моңа инде күнектек, дөресен әйткәндә. Шунысы гына сәер – башка дин вәкилләре, мәсәлән, кришнаитлар, көн саен Рига буйлап төркемнәре белән йөри ала. Моңа бер сүз әйтмиләр”, - дип өстәде ул.

Пәрәнҗәне дә тыймакчылар

Сүз уңаеннан, кичә Латвия парламентында урамда пәрәнҗә киеп йөрүне тыю турындагы канун өлгесе каралды.

Өлгене тәкъдим иткән сейм депутаты Инга Бите, мондый фикердә: "Мәдәниятләр төрлелеге әйбәт әлбәттә, тик чама белән. Мөселман илләренә сәяхәткә киткәндә кыска итәкләрне дә, бикиниларны да өйдә йә чемоданда калдырып торалар, чөнки бу илләрдә андый киемне аңламыйлар. Латвиягә килгәч, башка мәдәният вәкилләре дә латыш халкының мәдәниятен һәм гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш. Сугыштан качып Европага күчеп килүче мөселманнарга ярдәм итәргә кирәк, сүз дә юк. Тик акыл белән эш итү мөһим. Бер сәбәпсез битне каплап йөрүне чикләмәсәк, бу җинаять кылуларга ярдәм итү генә булачак. Мондый кешене шаһитлар да, техник чаралар да таный алмаячак".

Халык алдында йөзне каплап йөргән өчен, шулай ук кемнедер шуңа мәҗбүр иткән өчен депутатлар 150дән алып 350 еврога кадәр штраф белән җәзага тәкъдим итәләр. Бер генә әйбер рөхсәт ителә – никабны карнавалга кияргә мөмкин.

Шулай да бу мәсбәләдә депутатлар төрле фикердә. Мәсәлән, "Латвия йөрәгеннән" фракциясе рәисе Ингуна Судраба, болай ди: "Кышкы салкыннарда бездә кешеләр йөзләрен шарф белән каплап йөри. Борыннарын, авызларын каплый, чөнки бик салкын. Бу да тыелачак дигән сүз. Аннары, бездә Раштуа бәйрәмендә төрле костюмнар киеп урамнарда йөрү гадәте бар. Әгәр бу закон кабул ителсә, мотоциклистлар да каскаларын киеп йөри алмаячак".

Безнең әңгәмәдәшебез фикеренчә, бу истерика Европага агылган мигрантлар белән бәйле. "Хәзер безнең һәр көнебез мөселманнар турында яңалыклардан башлана", - дип өсти ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG