Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:37

Русия дипломаты совет армиясенең 1939 елны Польшага бәреп керүен СССРның "үз-үзен саклау" адымы дип әйтте.

Польша премьер-министры Эва Копач Русия илчесенең поляк телевидениесенә биргән әңгәмәсен тәнкыйтькә тотты. Копач дипломатик вәкиллек башлыгы ил арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне арттыруга хезмәт итәргә тиешлеген әйтте.

Эва Копач әлеге сүзләрне Русиянең Польшадагы илчесенең TVN24 поляк телевидениесенә биргән әңгәмәсеннән соң белдерде. Илче Сергй Андреев 1939 елның сентябрендәге Икенче дөнья сугышы килеп чыгудагы өлешчә гаепне Польшага ташлады. Бу уңайдан Копач журналистларга "хәтта балалар да Риббентроп һәм Молотовның поляк булмаганын белә" дип әйтте.

Польша тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә Варшауның Русия илчесе сүзләрен "совет хакимияте боерыгы белән эшләнгән НКВД корбаннары истәлеген хөрмәтсезләү" дип бәяләнүе әйтелә.

Польша тышкы эшләр министрлыгы СССР хәрби көчләренең Польшага бәреп керүеннән соң, 200 меңнән артык поляк хәрбиенең ГУЛАГка җибәрелүен һәм 20 меңнән артыгының 1940 елның язында Катыньда НКВД хезмәткәрләре тарафыннан артып үтерелүен искә төшерде.

Reuters Польша тышкы эшләр министры Гжегожа Схетынуга сылтама белән хәбәр итүенчә, дүшәмбе көнне Андреев ачыклык кертү өчен тышкы эшләр министрлыгына чакырылачак.

XS
SM
MD
LG