Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зифа Кадыйрова очраклы феноменмы, чын татар язучысымы?


Зифа Кадыйрова
Зифа Кадыйрова

Интернет кулланучылар арасында иң күп соралган татар язучысы кем дисезме? Ул – Зифа Кадыйрова.

"Аның иҗаты чын әдәбият түгел", "аның язучы диярлеге юк", "маляр язучы була алмый, аның югары белеме юк", "аның повестен укып, ярты төн елап чыктым", "әни кайткан саен аның китапларын алып кайтуымны үтенә", "аның теге китабын кулдан-кулга йөртеп, бөтен авыл укыды"...

Зифа Кадыйрова иҗаты турында нинди генә фикерләр ишетмәгәнмен икән. Ә укыганым булмады: әллә вакыт җитмәде, әллә тискәре фикерләргә артык колак салдым, әллә эреләнүем булды – төгәл әйтә алмыйм. Ул арада язучы турында сүзләр куерганнан-куера барды. Вакытлы матбугатта бер-бер артлы зур-зур әңгәмәләр басылды, хәтта татарлыгы белән әлләни аерылып тормаган һәм күбрәк эшлекле темаларны яктырткан Бизнес Онлайн интернет-газетасы да укучыларын Зифа Кадыйрова белән таныштырды.

Түзмәдем – мин дә бер китабын эзләп табып, актарып чыгарга булдым һәм... өермәгә эләгеп, төн йокымны да калдырып, ярты тәүлектә Зифа ханымның "Сагынырсың – мин булмам" әсәрен укып та чыктым. Мин әсәрдәге геройны җәлләп, елап, шешенеп бетеп, героиня Сөмбелгә бәхет теләп, йокларга ятканда вакыт иртәнге биш иде. Хәер, җәлләдем генә түгел, геройларга кушылып чырык-чырык көлдем дә, алар белән бергә талпындым, яндым, сүндем.

Көн саен матур әдәбият укып торсам да, укыган китапларым йөзәрләп исәпләнсә дә, күптән инде бу кадәрле бирелеп укыганым юк иде. Шунысы кызык: үзем укыйм, үзем әсәрдәге "чын әдәбият" калыпларына сыймаган хилафлыкларны да күрәм, әсәрнең редактор-корректор кулын тоеп бетермәгәнлеген дә сизәм, кайбер фактларның бер-берсенә тәңгәл килмәгәнлекләрен дә тоям, сюжетның баналь икәнен дә аңлыйм. Ләкин болар берсе дә күңелне һич тә тырнамый, мин аңа игътибар да итмичә, үземнең шулай капкынга эләгүемә шаклар ката-ката укый бирәм.

Зифа Кадыйрованы юкка гына феномен дип атамыйлар икән бит! Авылдагы китапханәләргә җан өрүче, әдәби очрашулар форматын яңадан торгызып җибәрүче бу ханымны чын татар язучысы түгел дип атарга кемнең теле әйләнде икән? Әсәрләрен укучылар меңләп исәпләнә бит! Язучылар берлеге җыелыш саен "Татар китаплары укылмый, кирәге калмады!" – дия-дия үкси, ә Зифа ханым үз китапларын шактый кыйммәт бәягә ә дигәнче сатып бетереп бара.

Әле искә төште: мәрхүм Марсель ага Сәлимҗанов 90-нчы еллар ахырында Зөлфәт Хәким концертында тамашачылар алдына чыгып, "Ә кайда язылган ул, мәсәлән, Зифа Басыйрова кебек кенә җырларга кирәк дигән канун (закон)?” дип, Зөлфәт Хәкимнең музыкаль калыпларга сыймаганлыгы турындагы бәхәсләргә нокта куйган иде (сүзгә-сүз дөрес яздым дия алмыйм, ләкин Марсель аганың фикерен шушы иде).

Йә, Зифа Кадыйрова иҗатына карата да бу фикерне әйтеп буламы? Әлбәттә, була. Кая соң ул чын әдәбият кануннары? Алар кем тарафыннан булдырылган? Язучылык ул профессиональ осталыкмы, тумыштан килгән сәләтме? Зифа ханым чыннан да феноменмы, әллә чын язучы өлгесеме? Бу хакта бәхәсләр әле күп булыр һәм алар, нинди генә яссылыкта барса да, Зифа Кадыйрова иҗатын популярлаштырыр дип уйлыйм.

Шулай да Кадыйрова серен ачарга тырышып карыйм әле. Чираттагы укучы фикере дип кабул итегез. Мин укыган әсәрнең геройлары – гап-гади татар кешеләре. Алар авылча матур телдә сөйләшә, кешедән бер артык һәм ким җирләре дә юк. Татарларга хас булганча, тырыш, эш сөючән кешеләр. Яшьләр олылар сүзеннән чыкмый, олылар дилбегәне дөрес тота. Сюжеттагы вакыйгалар әледән-әле әсәрнең төп баганасы – гаилә тәрбиясенә таянып ала. Геройларның характерында да, гамәлләрендә дә татар сыйфатлары чагыла – күркәмнәре дә (нәселнең асылын аңлау, ныклы тәрбия, гореф-гадәтләр), кайтышлары да (геройлардагы комплекслар, мәсәлән). Гайре табигый бернәрсә юк. Барысы да үзебезчә, татарча – гади, аңлаешлы.

Тагын шунысы ошады – Зифа ханым, хисләрне тасвирлыйм дип сүз боткасына кереп батмый. Гомумән, әсәрдә сүзне бизәр өчен тагын йөз сүз тезү дигән әйбер юк (ә күп язучылар моның белән мавыга бит). Куәтлисе килгән күренешләрне бер сүз белән куәтли һәм моны шундый итеп әшли – күздән яшьләр атылып чыга. Динамикалы, мавыктыргыч әсәр – кануннарга туры килсә дә, килмәсә дә – асылы шул.

Зифа Кадыйрованың популярлыгы кемнедер шатландыра, ә кемгәдер тынгылык бирми. Башка язучылардан Зифа ханым иҗаты турында кимсетүле сүзләр дә ишетергә туры килгәләде. Хәер, төрле сүзләр һәм көнчелек – популярлыкның юлдашы. Популярлыкны исә белгечләр түгел, халык ясый. Язучы комиссия өчен түгел, халык өчен яза. Әсәр укылу өчен языла. Бүген Зифа ханымны татар халкын яңадан китапка кайтарган һәм беркеткән язучы итеп кабул итү һәм аңа хөрмәт белән карау кирәк. Юкса, укучыларны бөтенләй җуя яздык бит, татар китаплары кибетендә китап бәясенең 10 сумга калган чагын да күрдек. Баксаң, укысыннар өчен укырлык итеп язарга гына кирәк икән.

Әйдәгез, Зифа Кадыйрованың популярлык күрсәткеченә күз салыйк әле. Үземнең интернет-белгечлегемнән файдаланып, актив язучыларның интернет-рейтингын төзедем, аны игътибарыгызга тәкъдим итәм. Укучылар популяр татар язучылары арасыннан кайсысы белән күбрәк кызыксына? Бу хакта объектив статистиканы Yandex.Wodrstat сервисы бирә*. Һәм ул шаккатмалы! Интернет кулланучылар арасында иң күп соралган татар язучысы кем дисезме? Зифа Кадыйрова!

Язучы

Интернетта эзләүләр саны ​(2015 елның 8 ае)

1 Зифа Кадыйрова 32 095
2 Марат Кәбиров 2 957
3 Нәбирә Гыйматдинова 2 894
4 Гөлсинә Галимуллина 1 920

*рейтинг исем-фамилияләрне төрле язылыштагы эзләүләр нигезендә төзелде

Татар язучыларның Yandex.Wodrstat сервисы ярдәмендә төзелгән интернет-рейтингы​

Алсу Исмәгыйлева
Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG