Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Миңнеханов: “Татар мәдәнияте дөнья мәдәниятенә интеграция кылырга тиеш”


Миңнеханов: “Без Татарстанның һәм күпмилләте Русиянең чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләргә тиеш!”

Миңнеханов: “Без Татарстанның һәм күпмилләте Русиянең чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләргә тиеш!”

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советы депутатларына еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясый.

Аерып алганда, Миңнеханов татар мәдәниятенең дөнья мәдәниятенә интеграция кылырга тиешлеген ассызыклап үтте. Шулай ук, аның сүзләренчә “иң югары кыйммәт – милләтара һәм динара татулык”. Республика башлыгы Татарстанның күп кенә районнарында халыклар дуслыгы йортларының эшләп килүенә дә басым ясады.

Моннан кала Миңнеханов дини белемнең әһәмияте турында да әйтеп китте. “Болгарда ислам академиясенең оешуы үтә дә мөһим, Казан рухи академиясен булдыруда да эшне җанландырырга кирәк”, диде ул.

“Без Татарстанның һәм күпмилләте Русиянең чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләргә тиеш!”, дип ассызыклады президент.

Шулай ук, Миңнеханов республикада кайбер федераль программаларны тормышка ашырыр өчен, Милләтләр эшләре федераль агентлыгы белән эшчәнлекне җанландырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG