Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Русиядән 17 млрд. доллар чыгарылган


Рубльнең арзанаюы аркасында халык Русиядә тоткан акчасын чил илләргә күчерергә тотынган
Рубльнең арзанаюы аркасында халык Русиядә тоткан акчасын чил илләргә күчерергә тотынган

Үзәк банк хәбәр итүенчә, быел Русиядән чыгарылган акчаның күләме бер триллион сумга (17 млрд. доллар) якынлашкан. Чагыштыру өчен: 2014 елда Русиянең бөтен кереме 15 триллион сум булган.

Рубльнең нык арзанаюы аркасында физик затлар моңарчы Русиядә тоткан акчаларын чит илләргә чыгарырга тотынган. 2015 елның икенче чирегендә иң күп акча Русиядән Швейцариягә күчерелгән – 51 млрд. сум. Икенче урында 50 млрд. сум белән – Үзбәкстан. Шулай ук, физик затлар Латвия белән АКШка да хәйран гына акча күчергән.

Русия төбәкләренә күз салсак, иң күп акча Мәскәү белән Мәскәү өлкәсеннән китеп барган. Икенче урында – Петербур.

Идел буе төбәкләрендә исә беренчелек – Самар өлкәсендә. Моннан 2015 елның икенче чирегендә генә чит илләргә 64 млн. доллар акча күчерелгән. Татарстан – Идел буе бүлгесендә икенче урында. Республикадан апрель-июнь айларында 42 млн. доллар күчерелгән.

Искәртәбез: бу физик затлар гына күчергән суммалар.

XS
SM
MD
LG