Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Төркия һәм Кытай туристларын җәлеп итмәкче


Уфа белән кытай һәм төрек туроператорлары кызыксына
Уфа белән кытай һәм төрек туроператорлары кызыксына

Кытай туроператорлары Уфаны ошаткан. Төрекләр иртәгә килә.

29 сентябрьдән алып 3 октябрьгә кадәр төрек туроператорлары Башкортстанда булачак. Алар республиканың сәфәр потенциалын өйрәнергә килә. Уфадан кала төрекләр Баймак, Әбҗәлил, Белорет, Гафури районнарын, шулай ук, Шүлгән-Таш мәгарәсен дә караячак.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, кунакларга башкаланың истәлекле урыннарын һәм республиканың иң матур табигать кочакларын тәкъдим итәргә җыеналар.

Ә менә Кытай туроператорлары Башкортстан белән инде танышкан. Аларга республиканың милли колориты, ризыклар һәм шифаханәләрдәге дәвалану мөмкинлекләре ошаган, дип хәбәр ителә.

Хәл итәсе төп мәсьәлә – Уфа белән Кытай арасында турыдан-туры очышларны оештыру. Уфаның халыкара һава аланы очарга әзер булган ширкәтләргә ташламалар бирәчәген белдерде. Туристлар арасында популяр булган төп юлларда урнаштырылачак инглизчә һәм кытайча язуларны инде ясыйлар.

Уфа белән Истанбул арасында исә очышлар әлегә атнага алты тапкыр башкарыла. Октябрь азагыннан алар көн саен башкарылачак.

XS
SM
MD
LG