Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:47

Айдар Хәлим: "Милли хәрәкәткә басымның нечкә төрләрен куллана башладылар"


25 сентябрь иртәсендә Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең өендә тентү уздырылган. Аннары аны сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киткәннәр. “Сорау алулары үтә нечкә, үтә нәзакәтле булды”, дип искә ала язучы.

Тикшерү комитетыннан сорау алудан кайткач без вазгыятьне ачыклау өчен Айдар әфәндегә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Айдар әфәнде, Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка хөкем карары чыгарылып атна-ун көн дә узмады, сезгә – милли хәрәкәт аксакалына, язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә карата хокук органнары тентү уздырып, кулга алып Казанга алып киткәннәр дигән хәбәрләр булды. Сез бит әле Рәфис Кашаповның җәмәгать яклаучысы да идегез. Вакыйгалар ничек булды?

– Әйе, кызганычка, болар барысы да дөрес. Корбан бәйрәменең икенче көнендә иртән сәгать җиденче яртыларда ишектә кыңгырау. Өч тапкыр шалтыраттылар. Ишекне ачсак, өч әзмәвердәй егет тора. “Без Казанның Вахитов районы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре”, дип таныштырдылар. Аннан соң өйдә тентү уздырырга килүләрен дә белдерделәр. Өйгә керделәр һәм безгә кузгалмаска куштылар.

Ул мизгелләрне сөйләп китсәң бик озак. Алар Вахтов районы прокуроры карары нигезендә минем өйдә ике сәгатьтән артык тентү үткәрделәр. Алар минем 2014 елда Казанда узган Хәтер көнендә ясаган чыгышымда, 1997 елда чыккан һәм кулга алынганнан соң генераль прокуратура тарафыннан азат ителгән “Убить империю” китабыма нигезләнеп, урыс халкы турында бик матур фикерләр әйтмәвемә гаепләү белдерәләр. Шушы гаепләү нигезендә мине кулга алырга һәм хөкемгә тартырга карар кылганнар. Шушы беркетмә нигезендә минем “Убить империю” китабын, аннан соң чыккан “Веселая книга”ны, газет-журналларда чыккан мәкаләләремне, кайбер документларнымны да алдылар һәм үземне дә Вахитов районы тикшерү комитетына алып киттеләр. Ни өчен бу районга? Узган ел Хәтер көне үткән урын Вахитов районына карый икән. Хөкем эше дә шушында булырга тиеш була инде. Мин анда көнемне үткәрдем. Сорау алдылар. Сорау алу бик деликат рәвештә барды. Басым ясаулар булмады.

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

Көн азагында минем өчен көтелмәгән бик сәер нәрсә булды. Алар миннән: "Сез бу эштә үзегезгә амнистия булуын, коткарылуыгызны телисезме?" дип сәер генә сорау бирделәр. Әлбәттә, мин баштарак аптырап калдым. Ләкин соңыннан аңладым. Бу милли хәрәкәткә басымның яңа, нечкә формаларын куллана башлауларын күрсәтә икән. Алар бит әле моңа кадәр татар телендә ясаган чыгышларны бик игътибарга алмады, бәйләнүләр булмады. Менә беренче тапкыр татар телендә ясалган чыгыш урыс теленә тәрҗемә ителеп хөкем йортына кертелүе – бу инде милләтебезгә булган карашның чыннан да тәмам "нечкәрә" баруы турында сөйли. Алар гаепләү белдергән документларның барысы да минем кулымда бар.

– Айдар әфәнде, сезгә гаепләү дә белдерелгән, шул ук вакытта шушында ук амнистия, ярлыкау турында да әйткәннәр. Моны аңлатыбрак китсәгез иде.

– 2015 елның 24 апрелендә Дәүләт думасының Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм Чернобыльдәге атом афәтен бетерүдә катнашкан кешеләргә карата карар кабул итә. Анда өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгатьчелек алдында зур хезмәтләр күрсәткәннәргә миһербанлылык күрсәтү турында да әйтелә. Шушыларга нигезләнеп минем эшемне туктатырга карар иттеләр. Әлбәттә алар тартып алынган китапларны, документларны бирмәделәр. Миннән зур гына гариза яздырдылар. Шулай итеп, мин монда бер тәүлек чамасы булдым һәм кайтырга насыйп булды.

Биредә булганнан соң болар нигә кирәк булды икән дигән сораулар да туды. Менә Кашапов утыртылганнан соң милли хәрәкәтнең исән-сау калган өлешенә басым булсын дип, алда торган чараларга, шул исәптән быелгы Хәтер көнендә катнашуны тагын да кыенлаштыруны максат итеп куйганнардыр. Шулай ук татар милли хәрәкәтенә соңгы ноктаны куюда да тырышлыклар күрсәтелә торгандыр дип уйлыйм инде мин.

– Билгеле җәмәгать эшлеклесе булган, татар милли хәрәкәте активисты Айдар Хәлимне шулай Казанга алып китеп сораулар алу, биредә үк аңа амнистия игълан итү – Чаллыдагы, Казандагы, башка төбәкләрдәге инде бик аз калган милли хәрәкәтне тәмам куркытып бетерү юнәлешен дә алмадылармы икән хокук органнары?

– Халыкара төшенчәләрдән чыгып караганда вазгыятьне алдан кисәтү, җил исмәсә дә сызгыра башлау, монда куркыту, һәр яктан исән калганнарыбызның, милли әдәбият, мәдәният кешеләренең киләчәктә канатларын кисү, куркыту белән бәйләнгән. Монда инде милли хәрәкәт тарафына караучыларны алдан ук куркыталар, кая караганыгызны, кая борылганыгызны, ни эшләгәнегезне белеп торыгыз диюләре.

Мин уйлыйм – татар милли хәрәкәте ул кануни нигезләрдә генә хәрәкәт итә. Аның бернинди террор алымнары юк. Шуңа да милли хәрәкәт шундый шартларда да үзенең бердәмлеген, эшчәнлеген, үзенең барлыгын саклап калырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG