Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал татарлары: Татар сыйныфлары ачу – төп мәсьәлә


Корылтайда Фәвия Сафиуллина чыгыш ясый. 26 сентябрь 2015
Корылтайда Фәвия Сафиуллина чыгыш ясый. 26 сентябрь 2015

26 сентябрьдә Урал татарлары конгрессының III корылтае үтте. Әлеге чара вакытында мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу, татар-мөселман зиратлары булдыру, мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку мәсьәләләре күтәрелде.

Урал татарлары конгрессы корылтаенда, иң беренче чиратта, ничек кенә булса да, авыллардагы татар мәктәпләрен саклап калу һәм татарлар күп яшәгән шәһәрләрдә ана телен дә өйрәнә торган сыйныфлар ачарга кирәк дигән карарга килгәннәр.

Екатеринбур өлкәсенең 33 район һәм шәһәреннән килгән 350ләп делегат татар халкы алдында торган проблемнар арасыннан татар сыйныфларын булдыру, татарча укытуны җайга салуны иң актуале дип белдергән.

Чыгышлар вакытында шушы корылтай алдыннан гына, 1 сентябрьгә, өлкәдә ике татар мәктәбе ябылып, анда укучы баларның урыс авылларына җибәрелгәнлеге телгә алынган. Аның берсе Әрәкәй авылындагы мәктәп, анда бөтен татар дөньясына билгеле "Сәрдәрия" фольклор ансамбле эшләп килә. Укучыларны Михайловскига озатканнар. Ә икенчесе Кантуган авылындагы башлангыч мәктәп, андагы балалар Клиновское авылына киткән. Әлеге авылларда урысча гына укыталар. Екатеринбур өлкәсендәге авылларда, шулай итеп, татар теле һәм әдәбияты да укытылган мәктәп 18-гә генә калган.

Урал татарлары конгрессы җитәкчесе урынбасары, төбәктә милли медиахолдинг җитәкчесе Фәвия Сафиуллина фикеренчә дә, милли мәгарифне тернәкләндерүгә ныклап тотыныр вакытлар җиткән.

"Екатеринбурның үзендә һәм эре шәһәрләрдә татарча да өйрәнә торган бер генә мәктәп тә, бер генә балалар бакчасы да юк. "Татарча сөйләшкән кеше татар түгел, ә оныклары татарча сөйләшкән кеше татар. Баларыгыз һәм оныкларыгыз татарча белмәсә, сез кем? Корылтайда ни өчен һәркем бу мәсьәләдә кемнедер гаепле дип калдыра, хөкүмәттән нидер көтеп утыра, ә өендә оныклары белән урысча гына сөйләшә?" дигән сүзләр дә яңгырады", дип сөйләде Азатлыкка Сафиуллина.

"Зиратта үлгәннәрне аракы белән искә алалар"

Корылтай вакытында мәчетләрдәге вәгазьләрнең татар телендә сөйләнмәвен дә күтәреп чыкканнар. Бу мәсьәлә дә резолюциядә урын алган. Мәчетләргә йөрүче татарларның 10% кына икәнлеген дә әйтеп узганнар.

"Татар байлары хәләл малларын салып төзегән ул мәчтеләргә татарларның аз йөрүе актуаль мәсьәлә булып тора. Корылтайда бу ягы да телгә алынды. Татар зиратлары да актуаль мәсьәлә булып кала. Кайбер урыннарда татар зиратлары бар, әмма күп кенә шәһәрләрдә алар урыс зиратының бер өлеше булып тора. Татар каберлекләрендә дә эчеп утыру, аракы белән үлгәннәрне искә алу күзгә ташлана. Аерым татар зиратлары да булдыру, күмү йолалары оештыру мәсьәләсе дә резолюциягә аерым юл итеп кертелде", ди Сафиуллина.

"Резолюция кәгазьдә генә калмас"

Конгресс җитәкчелеге дә, корылтай делегатлары да татарларның әлеге гозерләренә хөкүмәттәге түрәләр дә колак салыр дип өметләнә. Корылтайга Екатеринбур өлкәсе парламенты рәисе Людмила Бабушкина, губернатор хакимияте җитәкчесенең урынбасары Вадим Дубичев та килгән булган. Чарага өлкә думасындагы татар депутатлар да чакырылган.

Корылтайда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та каткнашкан. Ул резолюциядә күтәрелгән мәсьәләләрнең барсының да актуальлеген ассызыклаган һәм "Дөнья татар конгрессы аларны чишүдә Урал татарлары белән бергә эшләячәк", дип белдергән.

Гадәттә корылтайларда татарлар янып-көеп сөйлиләр, резолюцияләр кабул итәләр һәм күтәрелгән мәсьәләләрне көндәлек мәшәкатьләр каплап китә. Фәвия ханым исә, яхшыга өметләнә. Алар элегрәк Урал татарлары конгрессы җитәкчесе булып эшләгән, хәзер Татарстанның Екатеринбурдагы вәкиле Ринат Садриевны да конгресс идарәсенә керткәннәр.

"Ул бик көчле шәхес. Әгәр безнең проблемнарга Садриев та тотынса, без аны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Башка көчле кешеләребез дә бар. Эшче төркемнәрне төзеп, тиз арада эшкә тотынырга дигән исәп бар. Резолюция кәгазьдә генә калмас", ди Сафиуллина.

Корылтай вакытында Урал татарлары конгрессы идарәсе җитәкчесе Марат Салихов янә өч елга рәис итеп сайланган.

Соңгы өч елда үткәрелгән чаралар арасында өлкәнең 37 авыл һәм шәһәрендә ел саен үткәрелүче Сабантуйлары, татар башкаручыларының "Урал сандугачы" төбәкара ачык бәйгесе, Тукай һәм Җәлил укулары аталган.

* * * *

Екатеринбур өлкәсендә бүген 145 меңгә якын татар яши. 1996 елдан бирле Татарстанның даими вәкиллеге эшләп килә. 2002 елда "Саф чишмә" газеты чыга башлый. 2005 елдан бирле өлкә күләмендә Сабантуйлар үткәрелеп килә.

XS
SM
MD
LG