Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:39

Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылышы: түрәләргә хөрмәт, аксакал мөфтигә – юл чаты


Шәех Нигматулла Халил Ибраһим

Шәех Нигматулла Халил Ибраһим

84 яшьлек Япония мөфтиенең Мәскәү Җәмигъ мәчетен ачу тантанасына керә алмыйча, юл читендә утырып торуы мөселманнарда ризасызлык тудырды. Бөтен җирдә ихтирам күрсәтелгән мөфти хәзер хастаханәдә ята.

Япония мөфтие шәех Нигъмәтулла Хәлил Ибраһимның Мәскәү мәчете ачылышы тантаналары вакытында юл читендә (бордюрда) утырып торган фотосы Facebookка "Кавказкая политика" интернет басмасының шеф редакторы Беслан Успанов куйды. Әлеге рәсемнән соң күп кенә мөселманнар хәтта исламны даими каралткан ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский да тантаналарда күкрәк киереп йөри, ә аксакал Хәлил Ибраһим хәзрәт чараларга керә алмыйча, юл читендә утырырга мәҗбүр дип Русия мөфтиләр шурасыннан аңлатма таләп итә башлады.

Азатлык радиосына Русия мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева, әлеге фотоны куючыны гаделсезлектә гаепләп, Хәлил Ибраһим хәзрәт чараларга кертелде, ә бу фотосы аның ачылу тантанасыннан соң ял итү вакытында төшерелгән, дип белдерде.

“Без Япония мөфтиятенә мәчет ачылышына чакыру кәгазе җибәргән идек һәм алар рәсми рәвештә килмәүләрен белгертте. Корбан бәйрәме алдыннан җитәкчелек үз урынында булырга тиеш, ә икенче бер өлеше хаҗда дигән җавап килде.

Мәскәү җәмигъ мәчете ачылышын күзәтүчеләр

Мәскәү җәмигъ мәчете ачылышын күзәтүчеләр

Әмма мәчетнең тантаналы ачылышына бер сәгать калыр алдыннан Япония мөфтиятеннән килгән кеше чарага керергә сорый дигән мәгълүмат килеп иреште. Ә федераль сак хезмәте бары паспортны тикшереп исемлек белән генә кертте. Хәтта чакырылган кешенең хәтта туу көне һәм яшәү генә түгел, ә туу урыны турындагы мәгълүматны да җибәрү соралды. Бик кырыс режим иде.

Безнең халыкара бүлек һәм волонтерлар бик яхшы эшли. Алар аны уздырсыннар өчен барысын да эшләде. Ул кешенең документлар копиясен алды һәм инде тантаналы ачылыш барышында аны хөрмәтле кунаклар трибунасына кертеп утырттыллар. Бу иң үзәк урыннар иде. Президент Владимир Путин, мөфти Равил Гайнетдин, Мәскәү мэры Сергей Собянин да шунда утырды. Аның бөтен кунаклар белән утырган фотосы бар.

Кемдер интернетта аны кертмәгәннәр, хөрмәтсезләгәннәр дигән мәгълүмат урнаштырган. Аның юл чатында утырган фотосы ул инде бәйрәмнән соң төшерелгән рәсем. Ул анда эчке якта ял итеп утыра. Бәйрәм узганнан соң аның хәле бераз начарайды. Моны мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов күреп алган да, беркемгә дә мөрәҗәгать итеп тормыйча, аны хастаханәгә озату мәшәкатен күргән”, диде ул.

"Мине әлеге фотоны элгән өчен гаепләргә дә тырыштылар"

Ләкин фотны социаль челтәргә куйган "Кавказкая политика" интернет басмасының шеф редакторы Беслан Успанов Азатлыкка әйтүенчә, хөрмәтле аксакал “Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасына барып кайтыйм әле” дип тиктомалдан гына чыгып китмәгәндер дип саный.

“Миңа да мәчет ачылышына чакыру җибәргәннәр иде, әмма анда керү өчен тагын бер рөхсәт кәгазе кирәк диделәр. Мине федераль сак хезмәте кертмәде. Ләкин мин журналист. Шуңа инде оештыручыларга шалтыратып мине кертү мәшәкатен күрә башладылар.

Беслан Успанов

Беслан Успанов

Минем документлар әзерләгән вакытта инде югары җитәкчеләр, аерым алганда Путин, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас килде. Бөтен хәрәкәт тукталды. Ул вакытта инде сәгать 11.00 тирәсе иде. Чакыруда 9.15 минутта килергә кирәклеге әйтелгән, соңга калучылар кертелмәячәк диелгән иде.

Шул уздыру кәгазен юнәтеп йөргәндә мин юл чатында ак киемнән, ак сакаллы бик күркәм картны күрдем. Башта әле аның кем икәнен дә белмәдем, бары нинди матур аксакал дип кенә күзәттем. Бу искеткеч аксакланы фотога төшереп алырга булдым. Аның янында ниндидер кешеләр, волонтерлар да бар иде. Мин аны күргәннән соң да әле 20 минут узды. Ул һаман шунда утыра бирде, әле моңа кадәр күпме утыргандыр кем белә? Ул юл чатында утырганда инде югары җитәкчеләр чыгыш ясап бетерде.

Мин бу фотоны башта бернинди язусыз гына элдем. Аннары инде төрле имеш-мимешләр киткәч әлеге аксакалны нинди шартларда күрүемне тасвирлар яздым. Мине хәтта бу фотоны чыгарган өчен гаепләүчеләр дә булды. Имеш юктан шундый зур гауга чыгаргансың, дип. Әмма минем күз алдында әлеге чарага исламга, мәчет ачылышына бернинди катнашы булмаган VIP шәхесләр узды, аларны волонтерлар җылы каршы алды, ачык йөз күрсәтеп урыннарына озатып куйды. Ә хөрмәтле шәхескә бернинди ихтирам булмады.

Хәлил Ибраһим хәзрәт Мәскәү хастаханәсендә

Хәлил Ибраһим хәзрәт Мәскәү хастаханәсендә

Оештыручылар имеш ул киләсен алдан ук хәбәр итәргә тиеш булган диләр, мин бу хакта берни әйтә алмыйм. Мин бары тик Facebook битемдә үзем төшергән фотоны гына урнаштырдым. Мин бу хәлнең шәһиты.

Шәех "барып карап кайтыйм әле" дип кенә чыгып киткәндер дип шикләнәм. Барысы да бит алдан сөйләшенә. Федераль сак хезмәтенең гаебе булганмы, булмаганмы әйтә алмыйм. Әмма минем тагын ике хезмәттәшем анда уза алмады, чөнки әлеге федераль хезмәт журналистлар исемлеген югалткан булып чыкты. Һәм алар әлеге исемлекне тапканны кетеп торырга мәҗбүр булдылар.

Шәех хәзер хастаханәдә ята. Ул бәлкем әлеге чарадан соң борчылгандыр, шуңа сәламәтлегенә зыян килгәндер”, диде.

Нигъмәтулла Хәлил Ибраһим - "дөнья кешесе"

Нигъмәтулла Хәлил Ибраһимның сәламәтлеге өчен кайгырткан Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нафигулла хәзрәт Аширов инде хәзрәтнең хәле яхшыруын әйтә.

“Мәчет ачылышының икенче көнендә аның хәле начарланып китте. Без ашыгыч ярдәм чакырттык. Йөрәгендә ниндидер аппарат торган һәм табип аның бер клапанының ябылуын әйтте. Аны хастаханәгә илтергә кирәк дигәч тә Хәлил Ибраһим хәзрәтнең әле барасы килмәгән иде. Мин аны ахыр чиктә күндерә алдым. Хәтта укол салуларын да теләмәде. Анда йөрәгендәге аппаратта нәрсәнедер алмаштырдылар. Хәзер инде барысы да яхшы, аерым бүлмәдә ята, сөйләшә.

Аннары Төркиягә озатырбыз, чөнки ул анда яши. Дөресрәге, ул дәрвиш кебек даими йөрүдә. Мәчетләрдә туктый. Монда килсә дә фатирда яшәргә теләми, мәчеттә туктый, халык белән даими аралаша, сөйләшә, дога кыла. "Дөнья кеше"се дип әйтергә була. Ул АКШта да, Европада да, башка күп кенә илләрдә дә булган.

Нәфигулла Аширов

Нәфигулла Аширов

Хәзер мөфти булып тормаса да, аны Япония мөфтие дип йөртәләр. Ул Токиода татарлардан калган ислам үзәгендә эшләгән. Татарлардан соңгы рәисе Тамимдар Моһит вафатыннан соң Нигъмәтулла Хәлил Ибраһим анда мөфти булып торган. Хәзер ул үзәк төрекләр кулында. Аны Төркия дин эшләр министрлыгы үз карамагына алган. Зур мәчет төзегәннәр. Ибраһим хәзрәт анда эшләмәсә дә, анда барып йөри. Күп еллар Согуд Гарәбстанында да эшләгән.

Әлбәттә үзен мәчет ачылышына кертмәгәннән дә борчылгандыр. Аны бит бөтен җирдә ихтирам итеп каршы алалар, беркайда да туктатканнары юк. Ул инде моңа күнеккән. Ә монда федераль сак хезмәтеннән үткәреп булмады. Аның белән килгән кеше кереп киткән, чөнки аның документлары булган. Ә шәех бер көн алда гына килү сәбәпле, аның документларын эшләп өлгермәделәр. Ахыр чиктә ул мәчеткә кергән инде, әмма тантаналы чара барышында шунда юл читендә утырган. Аннары аны табып алганнар.

Федераль сак хезмәте рөхсәт кәгазе булганны керткән, булмаучыларны кире борган. Бик формаль караган. Анда кирәк-кирәкмәгән күп кеше булды. Урыннар да күп иде. Хәтта шәехның кулында сумкасы, бернәрсәсе дә юк иде инде куркырлык.

Әлбәттә федераль сак хезмәте янында оештыручылар, ягъни мәчет югарырак дәрәҗәле үз кешесен куйган булса әйбәт булыр иде. Кемдер паспортын, кемдер чакыру кәгазен онытып калдырган булырга мөмкин. Андый хәлләр дә була инде”, диде.

Мәскәү Җәмигъ мәчете ун ел төзекләндерүдән соң, 23 сентябрь көнне ачылды. Ачылу тантанасына эләгә алмаучылар аны тимер чыбыклы койма арасыннан күзәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG