Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Сүриядәге низагны җайлау өчен Вашингтон һәрбер ил белән хезмәттәшлеккә әзер


Обама ни генә булмасын Сүриядә сугышка кадәр булган вәзгыятькә кайту мөмкин түгеллеген әйтте.

Cүриядәге хәрби низагны җайлау максатыннан Вашингтон һәрбер ил белән хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта дүшәмбе көнне БМОның Гомум җыенында чыгыш ясаганда АКШ президенты Барак Обама әйтте.
Хезмәттәшлеккә килгәндә, Обама ике ил - Русия белән Иранны билгеләп узды. Алар Сүрия җитәкчелеге белән дустанә мөнәсәбәттә санала. Шул ук вакытта АКШ президенты әйтүенчә, ни генә булмасын Сүриядә инде сугышка кадәр булган вәзгыятькә кайту булмаячак.

"Шулкадәр канкоеш һәм кырыслыктан соң, сугышка кадәр булган вәзгыятькә кайту мөмкин түгел", диде Обама.

Американ җитәкчесе Сүрия президенты Бәшәр Асадны тиран дип атады һәм "Ислам дәүләте" радикал оешмасына каршы тору Асад позициясен ныгытуга китерергә тиеш түгеллеген әйтте.

Обама шулай ук Русия Украина суверенитеты һәм бөтенлеген бозганда дөнья читтә калырга тиеш түгеллеген белдерде. Шул ук вакытта ул Вашингтон Русиянең дөньядан читләшүен теләмәгәнен әйтте. Обама сүзләренчә, ул украин халкына үз киләчәген билгеләү өчен Украина кризисын дипломатик җайлау өлкәсендә Русиянең дә катнашуын теләр иде.

Бүген төнлә Обаманың Русия президенты Владимир Путин белән очрашып сөйләшүе көтелә. Бу аларның соңгы ике елдагы беренче очрашуы булачак. Путин сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, беренче чиратта анда Сүриядәге хәлләр тикшереләчәк, шул ук вакытта украин кризисы мәсьәләсе дә күтәрелергә мөмкинлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG