Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның киләчәктә президент кәнәфиенә дәгъва кылуы кәефенә бәйле булачак


Путин конституцион хокуктан тулысынча файдаланачагын әле хәл итмәгән.

Русия президенты Владимир Путин дүртенче тапкыр президент булып сайлану хокукыннан файдалану-файдаланмавын әле хәл итмәгән. CBS һәм PBS американ телеканаллары өчен журналист Чарли Роузның Путинның никадәр хакимияттә калырга теләве турындагы сорауга Русия президенты моның ике сәбәпкә бәйле булуын әйтте.

"Беренчедән – Конституция тарафыннан каралган тәртип бар һәм минем тарафтан алар бозылмаячак. Шул ук вакытта мин әле бу конституцион хокуклар белән тулысынча файдаланачагымны хәл итмәдем. Бу инде илдәге конкрет хәлдән һәм минем кәефтән торачак", диде Путин.

Ике ел элек Владимир Путин чүртенче тапкыр президентлыкка дәгъва кылу мөмкинлеген кире какмады. Сайлана калса ул хакимияттә 2024 елга калачак.

Үзеннән соң нинди мирас калдыру теләге турындагы сорауга Путин: "Русия эффектив, көндәшлеккә сәләтле, ныклы икътисад, үскән социаль һәм сәяси система, ил эче һәм аның тирәсендәге үзгәрешләргә әзер булырга тиеш" дип әйтте.

Әңгәмә Русия президенты Владимир Путинның Нью-Йоркка БМО Гомум җыенына сәфәре алдыннан язылды. Ул бүген тулысынча Кремль сәхифәсендә басылган.

XS
SM
MD
LG