Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:54

Стәрлетамакта фатир алганда алданучылар янә ачлык игълан итте


Фатир алганда алданучылар төркеме

Фатир алганда алданучылар төркеме

28 сентябрь Башкортстанның Cтәрлетамак шәһәрендә фатир алырга акча түләп алданучы бер төркем кеше ачлык игълан итте.

Башкортстандагы Уфадан кала икенче зур шәһәр Стәрлетамакта каршылык чарасы башланды. Аны әлегә сигез кеше башлады, якын көннәрдә аларның саны тагы да артуы ихтимал.

Чара алданучыларның берсенең фатирында бара. Диварларга “Торак та юк, акча да юк”, “Хәмитов! Ышандыргансың икән, үтә!”,“Яшәр урынсыз калдык”, “Хакимият, ярдәм ит!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләр эленгән. Каршылык чарасын башлаучылар өлкән яшьтәге кешеләр, алар таләпләре үтәлгәнче ачлыкны туктатмаячакларын, “Баштөзелеш” компаниясе җитәкчеләренең мутлыгын тикшерүне таләп итә.

Эш шунда, торак алырга акча салучыларга акчалары да кайтарылмаган, йорт төзү өчен ышандырган җир дә бүленмәгән. Дөрес, агымдагы елның 27 мартында “Баштөзелеш” компаниясе җитәкчесе Радик Кайгулов Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе карары белән кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Стәрлетамакта “Баштөзелеш”тән аладанучылар ике тапкыр ачлык игълан иткән иде инде. Соңгы тапкыр алар ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан уздырган иде. Ул вакытта хакимият аларның таләпләрен үтәргә ышандырды.

Алданучылар төркеменең адвокаты Зөлфия Гайсина сүзләренә караганда, республика хакимияте, шул исәптән Рөстәм Хәмитов та аларга таләпләрнең үтәләчәген ышандырган.

“Саммитлардан соң өч ай вакыт узуга карамастан, бу эш шул килеш тора. Халык төзелеш компаниясе башларыннан гына түгел, хакимияттән дә алданды. Алда кыш. Алданучылар арасында дүртәр ел фатирга кереп яшәүчеләр бар. Мәхкәмәләр, пикетлар, урам җыеннары уздырдык. Нәтиҗәсе булмады. Хакимияткә тәэсир итүдә соңгы чара буларак, алар кабат ачлык чарасын башларга булды”, диде адвокат Зөлфия Гайсина.

Стәрлетамакта “Баштөзелеш” компаниясе мутлыкларыннан алданучылар 150дән артык кеше. Алар арасында хәтта колония җитәкчеләре дә бар. Күрелгән зыян 170 миллион сум тәшкил итә.

Башкортстан хөкүмәтенең матбугат үзәге башы Павел Самойлин: “Ачлык игълан итү конструктив юл түгел. Республика хакимияте проблеманы хәл итәргә тырыша, ләкин ул бер минутта хәл итә торган мәсьәлә түгел”, – дип белдерде.

Стәрлетамак мэры сүзчесе Елена Калюжная: “Әлеге мәсьәлә белән аерым бер бүлек шөгыльләнә. Алданучылар районнарда яшәүчеләр, аларның анда торыр җирләре бар”, – дип ирештерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG