Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:17

Вандаллар Рига мәчетен мәсхәрәләгән


Әлеге мәчет янында Корбан гаете намазы укыган өчен мөселманнарны штрафка тартмакчылар

Әлеге мәчет янында Корбан гаете намазы укыган өчен мөселманнарны штрафка тартмакчылар

Исламга, мөселманнарга карата нәфрәтнең артуы мигрантлар килүе белән аңлатыла.

Якшәмбегә каршы төндә вандаллар Ригада Бривибас урамында урнашкан мәчетненең диварларына мыскыллаучы сүзләр язган. Мәчет стенасына инглизчә "Your Allah your problem go home" – "Сезнең Аллаһ, сезнең проблема, өегезгә кайтып китегез" дип язылган.

Ислам мәдәният үзәгенең массакүләм мәгълумат чараларына таратылган белдерүендә бу язуларны ачыктан-ачык дошмани һәм агрессив эшчәнлек диеп бәяләде.

Үзәк вәкиле Роберт Климович әйтүенчә, Исламофобия көчәюенә мәгълумат чаралары да гаепле, чөнки алар дөньяда барган хәлләрне бер генә яктан яктырталар, хәтта тенденциоз яктырту алып баралар. Климович матбугат вәкилләрен бу вакыйгага игътибар бирергә чакырды, шул ук вакытта таратыла торган мәгълүматның эчтәлегенә һәм формасына да аеруча игътибар бирергә өндәде.

“Дөресен генә әйткәндә, мин Риганы танымыйм. Бер айга китеп торган идем, кайтуыма искиткеч хәлләр. Халык акылдан шашкан. Мине хәтта бер рәсми урынга сакчылар кертми торды – паспортта фамилиям мөселманча булганга. Бары танышым сөйләшкәч кенә керттеләр. Җиде минут вакытым бәүәсләшеп үтте. Мөселманнарга булган нәфрәтне үзем тойдым”, - дип сөйләде Азатлыкка Ригада туып үскән Рамил.

Мәчетне мәсхәрәләү уңаеннан Рига полициясе милли нигездә нәфрәт уяту өлкәсендә җинаять эше кузгатты. Латвия җинаять канунының 78 нче маддәсенә караганда, мондый канун бозулар өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, җәмгыять эшләренә җәлеп итү яисә штраф каралган.

Билгеле булганча, берничә көн элек Корбан бәйрәме уңаеннан урамда укылган намаз өчен дә мөселманнарга 2900 евро күләмендә штраф яный.

XS
SM
MD
LG