Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:37

28 сентябрьдә NASA агентлыгы кинәт кенә матбугат очрашуы үткәреп, Марсның "төп серен" чишүен игълан итте. Сүз Кызыл планетада сыек судан торган елгалар табу турында бара. Ачыш күрше планетада чып-чын тормыш мөмкинлеген дәлилли.

Фән дөньясы яңалыклары дөнья хәбәрләре башына бик сирәк менә. Шулай да кичә интернетта NASA “Марс планетасының төп сере чишелгән” дигән исем астында пресс-конференция анонсын тарраткач, бу яңалык бар дөнья мәгълүмат чараларында бик тиз чагылыш тапты. Ни дисәң дә, күрше планетада чын тормыш булу мөмкинлеген дәлилләгән беренче зур вакыйга бу.

Матбугат чарасы бу вакыйга өчен махсус оештырылды. Ул NASA Television һәм агентлык сайтында турыдан-туры эфирда тапшырылды. Ачышның төп материаллары исә Nature Geoscience журналында басылды. Пресс-конференциядә NASAның төп планетологы Джим Грин, Марс буенча төп тикшеренүләр үткәрүче Майкл Мейер, Калифорниядәге Эймс тикшеренү үзәге галиме Мэри Бэт Вильһельм, Джорджия университеты галиме Лухендра Ойха һәм Аризона университетыннан Альфред Макьюн катнаштылар.

Конференция һәм Geoscience мәкаләсенең төп фикере шул: Марста сезонлы тозлы судан торган агымнар бар. Бу “елгалар” елның җылы вакытында барлыкка килә һәм салкын вакытта юкка чыга. Бу нәтиҗәләргә планетологлар MRO иярчененең HiRISE исемле фәнни коралы ясаган югары сыйфатлы фотосурәтләрне өйрәнгәнән соң килгән.

Марстагы су агымы эзләре. NASA сурәте

Марстагы су агымы эзләре. NASA сурәте

Лухендра Ойха хезмәттәшләре белән бергә фотосурәтләрнең CRISM спектраль анализын башкарган. Фотосурәтләрдә ул гидратлашкан тозлар (перхлоратлар) булуын күргән. Кайбер перхлоратлар ярдәмендә су сыек хәлдә хәтта Цельсий буенча 70 градуста да кала ала. Марста элек тә перхлоратлар табылган иде, ләкин гидратлашкан хәлдә – беренче тапкыр.

Тозлы су агымнары Марста калкулыкларының сөзәклекләрендә барлыкка килә. Уртача киңлеге, кагыйдә буларак, биш метрдан артмый. Тикшеренүчеләр билгеләгәнчә, тозлар бары тик бу елгалар булган урыннарда табылган. Күрше районнарда мондый эзләрне табып булмады.

Марста тозлы су табылу вакыйгасы күп кенә мәгълүмат чараларын битараф калдырмады. Google эзләү системасы хәтта моның өчен махсус дудл ясаган. Анимацион рәсемдә Марс планетасының су эчүе күрсәтелә.

Татар мәгълүмат чаралары бу вакыйганы яктыртмаган диярлек. Шулай да, "Гыйлем" проекты вакыйгага багышланган язма әзерләде. Анда ачышның мәгънәсе һәм әһәмияте аңлатыла. Суларның барлыкка килү сәбәпләре дә әйтелә.

"Галимнәр бу караңгы сызыкларны һәм гидратлашкан тозларны барлыкка китерә торган суның каян агып чыкканын әлегә белми. Аның чыганагы Марс өслеге астында яшерелгән боз булырга мөмкин, әмма планетологлар Мәрихнең экваторына шулай якын урында катырылган су запаслары барлыгында шикләнә. Тагын бер гипотеза буенча, планета өслеге астында бер зур су чыганагы булырга мөмкин диләр. Әмма аның нинди чыганак булуын әлегә беркем аңлата алмый.”, дип язып чыккан проект авторлары.

Планетологлар фикеренчә, тозлы су агымнарның булуы Кызыл планетада тормыш була алуына зур дәлил. Моңа кадәр Марста суның боз формасында яшәве турында билгеле булса да, сыекча рәвешендә су булуы – яңа тикшеренүләр өчен зур мөмкинлек ача.

Астрономия фәнендә Марс планетасы хәзер даими күзәтү астында. Азатлык инде язып чыкканча, күрше планетага беренче пилотлы очыш оештыру теләге шактый зур. Хәтта кайбер оешмалар планетаны колонизацияләү турында да хыяллана. Бу ачыш аларга эшне тизләтүгә китерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG