Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Донбасска пенсия акчалары җибәрергә тиешме?


Русия Донбасска пенсия акчалары җибәрергә тиешме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00

Русиянең Донбасс халкына пенсия түләвенә Казан пенсионерлары ничек карый?

Казан пенсионерлары үз пенсияләреннән канәгатьме, алар Русиянең Донбасс пенсионерларына ярдәм итүе турындагы хәбәргә ничек карый? Азатлык әлеге сорауларны Казан пенсионерларына юнәлтте.

Казан урамнарында уздырылган сораштыруда катнашкан пенсионерларның күпчелеге үз пенсиясеннән канәгать түгел. Аларның кайберләре хәтта, минем пенсиям турында нәрсә сөйләргә инде дип җавап бирүдән бөтенләй баш тартты.

Күптән түгел Blomberg агентлыгы Русия хөкүмәтенең Донбасста яшәүче пенсионерларга ай саен 2.5 миллиард сум күләмендә ярдәм күрсәтүе турында хәбәр иткән иде. Сораштыруда катнашкан Казан пенсионерларының күпчелеге бу хакта ишетмәгән булса да, Русиянең әлеге гамәлен хуплавын белдерде. Тик араларында үз пенсионерларына тиешле пенсия түләмәгән Русия хөкүмәтенең Донбасс пенсионерларына күрсәткән бу ярдәмен ахмаклык дип бәяләүчеләр дә булды.

Рафаэль Сәхәбиев, җырчы, пенсионер: "Мин 50 яшемнән пенсиягә чыктым. Мин пенсиямнән канәгать түгел. Ул ничектер күп кебек тоела башта. Әмма соңгы арада ничектер кимегән кебек тә булды әле. Әйбер бәяләре артса да, бу арада гына пенсияне арттырмадылар.

Русиянең Донбасс пенсионерларына пенсия бирүенә мин начар карыйм. Нишләп без аларны ашатып ятырга тиеш ди әле? Алар бит безгә төкереп яталар. Украина безнең газга акча түләми. Донбасс та, Луһански да шулай итәчәк. Бездән акча алачаклар да, аннан безгә төкерәчәкләр.

Донбасска акча бирүче бер җүләр ил дә юк. Русия бирә. Нинди җүләр илдер бу? Без әйбәт торсак бер хәл. Казанга килүче чит ил пенсионер туристларны бер карагыз сез. Алар бик матур яшиләр үз пенсияләренә. Ә безнең пенсия нәрсә? Кичә фатир өчен җиде мең түләдем. Шуның белән пенсия бетте дә".

Ефим Михайлович, пенсионер: "Мин үз пенсиямнән канәгать. Русиянең Донбасс пенсионерларына пенсия түләвенә мин каршы түгел. Мин моны вакытлыча дип саныйм. Безнең пенсия фонды үзебезнең гражданнарның акчаларыннан барлыкка килә анысы. Анда безнең иминият взнослары күчерелә бит. Шуңа күрә каядыр башка илгә безнең акчаларның җибәрелүен теләмәс идем. Әмма безнең хөкүмәтебез моны компенсациялидер дип ышанам."

Ринат Шәрипов, булачак пенсионер: "Мин 1955 елгы. Быелның 26 октябрендә пенсиягә чыгачакмын. 12-13 мең пенсия алырмын дип уйлыйм. Бу азрак инде анысы, әмма нишлисең. Акча беркайчан да җитми инде ул."

Юрий, пенсионер: "Минем пенсиям күп түгел. Әмма Русиянең Донбасс пенсионерларына ярдәмен уңай бәялим. Авыр хәлдә булучыларга ярдәм итергә кирәк. Русия дөрес эшли. Анда бит урыс кешеләре яши".

Борис Николаевич, пенсионер: "Минем пенсиям җитәрлек. Русиянең бу гамәлен хуплыйм. Хәтта үземнән дә өлеш чыгара алам".

Әзһәр Шакиров, актер, пенсионер: "Кеше бөтен әйбер белән дә канәгать булырга мөмкин. Ләкин бер әйбер бар, ул да булса - чагыштырып карау. Мәсәлән, безнең илдәге пенсионерның хәле белән Германиядәге пенсионерның хәле нинди? Әгәр дә без Русия бөек дәүләт дип әйтәбез икән һәм бу илдә яшәүчеләрнең пенсиясе Германиядә яшәүче пенсионерларның пенсиясеннән түбән икән, ул вакытта бу дәүләтне бөек дәүләт дип әйтеп буламы?

Украинадагы пенсионерларга акча бирү гамәленә җавап итеп мин, Русия Киев белән берләшеп, килешеп, алар да ярдәм итсен, Русия дә ярдәм итсен иде дип җаваплар идем. Чөнки анда бик каты сугышлар бара. Пенсия турында уйлау, ул бик җиңел әйбер. Минем өчен андагы пенсионерларга Русиянең пенсия түләве бер дә җәл түгел. Чөнки анда бик зур бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт бара. Мин бу хәлне беркемгә дә теләмәс идем."

* * * *

16 сентябрь Bloomberg мәгълүмат агентлыгы Русия "Донецки халык республикасы" дип аталган төбәккә ай саен 2.5 миллиард сум күчерә дип хәбәр иткән иде.

Мәскәү Украинаның көнчыгышындагы низагка катнашы булуын кире кага, Донбасска бары тик һуманитар ярдәм җибәрелә дип белдереп килә.

Bloomberg - дөньяның 73 илендә 150дән артык бүлекчәсе булган, нигездә икътисадка кагылган хәбәрләр таратучы бәйсез мәгълүмат чарасы.

XS
SM
MD
LG