Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман мөгаллимнәре Казанга җыелды


Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы үтте

29-30 сентябрь Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы узды.

Казан милли-мәдәни үзәгендә үткән әлеге чарада Татарстанның төрле төбәкләре, шулай ук Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Марокко мөгаллимнәре катнашты. Чит ил кунаклары үз җирләрендә дини белем бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның бүгенге көндә дини яктан берникадәр уңышы булса да, әби-бабалар вакытындагы дәрәҗәгә әле ирешмәдек, дип искәртте.

"Аллаһ безгә күрергә насыйп итсен әби-бабаларыбыз вакытында ничек булган, бөтенесе динле иде һәм, гомумән, хәзерге вакытта әгәр Татарстанда бер мең ярым мәчет булса, революциягә хәтле Татарстанда өч меңнән артык мәчет булган. Ягъни әле без әби-бабаларыбыз вакытында булган дәрәҗәгә барып җитмәдек”, дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Форумның беренче көне мәчетләр каршында эшләүче курсларда дини белем бирүгә багышланды. Катнашучылар арасында мәчетләр каршында дәресләр алып баручы остабикәләр дә шактый иде. Чарада әлеге курсларга бәйле булган “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы федераль канунга кертелгән үзгәрешләр хакында да сөйләнде.

Биредә билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда мәгариф турындагы 273нче федераль канун (аның 91нче матдәсе уку-укыту эшчәнлеген лицензияләүгә багышланган иде), 2013 елда исә уку-укыту эшчәнлеген лицензияләүнең төгәл таләпләрен шәрехләгән 966 номерлы кагыйдәнамә кабул ителү нәтиҗәсендә республика мәчетләрендә тикшерүләр башланган булган, ягъни мәчетләр каршындагы дәресләрнең укыту эшчәнлеге, әлеге документларның үтәлүе тикшерелгән.

Чарада әйтелгәнчә, бу елның җәендә “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертелгән һәм аның нәтиҗәсендә мәчетләр каршында курслар үткәрү өчен лицензия таләп ителми.

Чарада билгеләп үтелгәнчә, мәчетләр каршындагы курслар өчен республикада бердәм дини тәрбия програмы да булдырылган. Ул китап буларак бастырылган, чарада остабикәләр әлеге програмнар белән тәэмин ителде.

XS
SM
MD
LG