Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Авылда өлкәннәр кризисны җиңелрәк кичерә


Татарстанның Сарман районы Нөркәй авылы хатыннары

Татарстанның Сарман районы Нөркәй авылы хатыннары

1 октябрь алдыннан өлкәннәргә гадәттәгечә бүләккә ашамлыклар бирәләр. Быел пакетлар бушап калган. Шәһәрдә яшәүче пенсионерларның хәле авылдагыларга караганда авыррак.

Быел Русиядә пенсионерлар саны 600 меңгә артты. Узган ел 42.1 миллион булса, быел 42.7 миллион булган. Шуларның 1 миллион 100 мең чамасы Татарстанда яши. 2015 елдан пенсия күләмен санауның яңа тәртибе кертелде. Хәзерге пенсионерларга инде бу кагылмый, әмма яшьрәк кешеләргә пенсиягә чыгу вакыты еллар һәм тәҗрибә белән генә түгел, ә "пенсия коэффициенты"на карап исәпләнәчәк. Бу әле 2025 елда гына гамәлгә керсә дә, балларны санау быелдан башланды. Пенсия ала башлау өчен 30 балл кирәк булачак. Баллар эш төре һәм стажга карап билгеләнәчәк.

Финанс министрлыгы кешеләрне пенсиягә соңрак чыгару өч елда 620 миллиардтан алып 1.3 триллион сумга кадәр акчаны янга калдырачак дип санап чыгарды. 8 октябрь игълан ителәчәк бюджетта пенсия фондының җыелган өлеше тагын бер елга туңдырылган булыр дип көтелә. Ул акча белән хөкүмәт бюджет дефицытын капларга, кирәк булса берәр нәрсәгә тотарга да җыена. Хакимиятләр өлкәннәр көне алдыннан традицион ашамлыклар пакетларында да экономия ясады. Быел Татарстанның кайбер районнарында токмач, шикәр, чәй белән чикләнделәр. Шулай да Корбан гаете көннәрендә кайбер авылларда әби-бабайларны җыеп сыйлаулар да булды, әмма болары инде җирле хуҗаларның шәхси инициативасы иде.

Казанда 1-10 октябрь көннәрендә "Өлкәннәр ункөнлеге” уздырыла. Шәһәр башкарма комитеты рәисенең социаль эшләр урынбасары Наталья Гречанникова мэриядә узган очрашуда "быел барлык чараларның максаты – өлкәннәргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү" дип белдерде. Өлкәннәргә мөнәсәбәт начар булуын инде хакимиятләр дә яшерми. Гайре рәсми мәгълүматкә караганда, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә язылмаган бер канун бар. Ярдәм сорап шалтыратулар күп булса, иң ахырга өлкәннәрне калдыралар. Күп очракта бөтенләй барып тормыйлар.

Яхшы мөнәсәбәттән тыш өлкәннәргә акча кирәк. Икътисади кризислар вакытында беренче чиратта олы яшьтәге һәм аз керемле кешеләрнең яшәү сыйфаты кими. Өстәвенә Русиянең үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаган төбәккә ай саен 2.5 миллиард сумны пенсия түләргә күчерә дигән хәбәр булды. Русиядә уртача пенсия 13900 сум. Татарстанның Статистика идарәсенә караганда, республикада 2015 елның 1 июленә уртача пенсия күләме 11577 сум булган. Минималь яшәү хакы Русиядә 10404 сум, пенсионерлар арзанракка яши дип санала (7916 сум). Татарстанда минималь яшәү хакы 7786 сум, пенсионерларныкы 6367 сум.

Өлкәннәрнең иң күп акчасы даруларга китә, бигрәк тә шәһәр җирендә. "Шәһәр пенсионерларына фатир түләүләрен булса да киметүне сорар идем мин", ди Балтач районында яшәүче, 80 яшен тутыручы Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов.

"Авыл җирендә кем эш сөя, аның эше бара. Минем малай, килен эшләп торалар. Иртән 5тә тора килен, кирәк булса 4тә тора. Балалар да гел эштә. Әби 76да, ике аягына операция ясаткан, ул да тик тормый, ашарга пешереп тора. Быел дүрт үгез саттык, ике ат сатасыбыз бар. Эшләгән кешегә бар монда, ялкауларга гына юк. Шуңа без пенсия акчасына гына калмаган. Шәһәр җирендә аз пенсия белән яшәүчеләр бар. Аларны барлап һичьюгы фатир өчен түләтмәскә кирәк. Хөкүмәт шуны булса да эшләсен иде алар өчен".

Авыл җирендә даруларга да акча күп китми, чөнки дару юк, ди Зәйнәхетдин абый.

"Шәһәр җирендә дару табыла ул. Авыл җирендә кирәк даруны табып булмый аны. Мин үзем дарусыз тора алмыйм. Үзебездә ясалган кан басымы даруы 42 сум тора. Чит илнекен аласың икән - 200 сум. Безнең аны күптән Балтачта күргәнебез юк инде".

Гап-гади дарулары, медицина ярдәме булмаган авыл халкы үз сөте, мае, балы, ите бар дип куана. Тамак тук, ягъни. "Авыл кешесеннән сөтне 12 сумга алып аны 65кә сатканда, бер литр солярка 32 сумга булганда, муллык кайдан килсен?" ди 1936 елда туган "сугыш баласы" Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG